«Үч алуга охшаган» – Ришат Фазлыйәхмәтовка дә «эләккән»
Татар эстрадасы тирәсендә барган шау-шулы вакыйгалар бөтен дөньяны болгатып бетерде. Артистларның бер-берсенә начар сүзләр әйтеп талашуы, икенчеләренең бер-берсен яклап, төрле видеолар урнаштыруыннан халык та туйды бугай.
Татар эстрадасы тирәсендә барган шау-шулы вакыйгалар бөтен дөньяны болгатып бетерде. Артистларның бер-берсенә начар сүзләр әйтеп талашуы, икенчеләренең бер-берсен яклап, төрле видеолар урнаштыруыннан халык та туйды бугай.
Иркәнең машинасын ватып китүләре турындагы хәбәр таралып, озак та үтмәде җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовка да шундый ук «сәлам» калдырып киткәннәр икән.
Бу ике вакыйганың үзара ниндидер бәйләнеше булгандыр, дип уйламыйм. Ничек булса да, биредә безне чолгап алган тирәлекнең кешелексезлеге турында сүз бара! Ришат тамашачыларына үзен кайгыртулары өчен рәхмәтен белдерә һәм сак булырга өнди. «Нәрсә урламакчы булганнардыр, документларым һәрвакыт үзем белән йөри», – дип искәртә артист.
Бу хәл шушы көннәрдә Казан шәһәрендә булган. Машиналарыгызны теләсә кайда калдырып йөрмәгез. Сак булыгыз, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк