Чаллы - сәнәгать шәһәре генә түгел!
Чаллы автомобильләр җитештерү шәһәре булса да, 2 ел эчендә шәһәребездә 2 өр-яңа театр бинасы барлыкка килде. «Мастеровые» рус драма театры һәм безнең А. Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры яңа биналы булды.
Чаллы татар дәүләт драма театрының башкарма директоры Хафизов Рәсим Рәхимҗан улы белән әңгәмә (Тулы варианты "Сәхнә" журналының февраль ае санында)
− Рәсим Рәхимҗанович, сезнең театр сәнгатенә килеп керүегез ничек булды? Моңарчы эшчәнлегегез сәнгать белән бәйле идеме?
− Һөнәрем буенча мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Институтта укыганда күп төрле бәйгеләрдә катнашып, актив студент булуымны күреп, уку йортын тәмамлаганда ректорыбыз Фәйрүзә Зөфәровна Мостафина театрга барырга киңәш итте. Ул вакытта Фәйрүзә апа мине артист буларак театр сәнгатендә күрергә теләгән, күрәсең. Шул вакытта мин мәктәпне сайладым, анда да һәркемнең үз роле, һәр көн 30 тамашачым каршында чыгыш ясадым. 6 ел укытучы, сыйныф җитәкчесе, 1 ел тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем. Балалар белән эшләүне, укытучы эшчәнлеген билгеле бер дәрәҗәдә сәнгать белән бәйле дияргә була. Ләкин күпмедер вакыт үткәч, тормыш мине барыбер театр дөньясына алып килде.
− Чаллыда театрлы халык яшиме? Казан театрлары белән чагыштырганда, биредә театр сәнгатенең кыйммәте нинди дәрәҗәдә? Читтән караганда Чаллы – сәнгатьтән ерак, сәнәгать шәһәре кебек тоела...
− Мондый фикерне ишетү кызыклы, тик аның белән килешәсе килми. Чаллы автомобильләр җитештерү шәһәре булса да, 2 ел эчендә шәһәребездә 2 өр-яңа театр бинасы барлыкка килде. «Мастеровые» рус драма театры һәм безнең А. Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры яңа биналы булды. Бу бит бездәге сәнгать дәрәҗәсенең күрсәткече, димәк бездә дә сәнгать турында уйлыйлар дигән сүз. Ә тамашачыларга килгәндә, театрыбызга йөрүчеләр елдан-ел күбәя, Аллаһка шөкер. Хәтта рус тамашачысының саны да артты. Спектакльне тәрҗемә белән карау күбрәк милли театрларга хас күренеш. Колакчыннарны алучылар саныннан чыгып без татар театрының башка милләт вәкилләре өчен дә кызыклы булуын күреп сөенәбез.
− Бүгенге тамашачы таләпчәнме?
− Соңгы елларда тамашачының зәвыгы үзгәрде, хәзер алар театр белән диалогка керергә курыкмый. Берәүләре спектакль беткәч фикерен әйтеп китә, икенчеләре социаль челтәрләрдә кайтавазын белдерә. Бүгенге көндә үзенә ошамаган, спектакльнең җитешмәгән яклары турында турысын бәреп әйтә белә торган тамашачылар катламы барлыкка килде. Сәхнәдә әз генә затсызрак сүз ишетелсә дә, шундук шелтә килеп ирешә. Тамашачы хәзер бөтен әйбергә игътибар итә, димәк кызыксына. Тамашачы тарафыннан шушындый кайтавазлар ишетү безнең өчен бик кыйммәтле. Халык сәнгатькә йөз белән борылды. Хәзер тамаша залында киемен култык астына кыстырып кергән, баш киемен салмаган тамашачы юк, алар бирегә иң затлы киемнәрен киеп, бәйрәмгә килгән кебек йөриләр.
Театр һәрвакыт тамашачыга ачык булырга тиеш. Кичке спектакль вакытында гына түгел, театр бинасы иртәдән кичкә кадәр эшләргә тиеш. Без шушы максатны үз алдыбызга куеп эшлибез. Театрыбызның яңа бинасында коворкинг үзәге бар, без аны театрның яшьләр каурые дип атыйбыз. Биредә яшьләр белән күп кенә чаралар уза. Шушындый очрашулар аша да без яшьләрне театр дөньясына якынайтабыз. Театрыбызның икенче катында күргәзмәләр залы эшләп килә, биредә төрле тематикаларга күргәзмәләр эшлибез. Шул рәвешле спектакль карарга килгән тамашачы матур сәнгать үрнәкләре белән дә таныша ала. Менә шундый матур, зур театр бинасында яраткан тамашачыларыбыз белән бергәләп тормыш күрәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк