Логотип
Хәбәрләр

Түбән Кама театрына 35!

Түбән Кама театры, анда куелган спектакльләр турында фикерләр.

Әйткән сүз – аткан ук!

 

Рөстәмне бүтәннәр белән бер төсле булу кызыктырмый, аерылып торасы килә. Үз хыялына туры килгән репертуар булдырырга тырыша. Аның бер театр да куярга алынмаган «Җир уллары трагедиясе»н сәхнәләштерүе – шуны раслаучы фактларның берсе. Символлардан гына торган, шигырь белән язылган поэманы тамашачы аңлап кабул итәрлек итеп кую – ансат эш түгел. Куюын куеп та була торгандыр, тик аны уйнарга оста, тәҗрибәле артистлар да кирәк бит әле. Яңа аякка басып килгән театрда талантлар гына җыелган дип уйлау дөреслеккә туры килмәс иде. Әмма шулар белән дә Рөстәм Такташның фикерен сәхнә теле белән әйтеп бирә алды. Аның һәр спектаклендә көтелмәгән борылышлар күреп сокланам мин. Кайберләрен кабул да итә алмыйм, әмма кызык.

Туфан Миңнуллин, Татарстанның халык язучысы

 

Мин күпне күргән тамашачы, әмма сез минем җаныма үтеп кердегез, бу сезнең югары профессиональ осталыгыгыз турында сөйли. Мин, гомумән, театрны яратам. Кирәк бит, Туфан язган әйберне шулай җиренә җиткереп уйнарга! Бу – тормышның үзе. Сезгә карап сокландым. Бер артисткагызны Сәкинәгә охшаттым. Киләчәккә өметегез бик зур. Барыгызга да уңышлар телим!

С самого начала, с первых шагов, начиная с парадного подъезда, мне ваш театр очень-очень понравился. Это здорово! У вас получается, здорово получается.

Минтимер Шәймиев

Т. Миңнуллинның «Яшьлек белән очрашу» моңсу комедиясен

караганнан соң әйткән сүзләре

 

Түбән Кама театры ул үзенчәлекле театр. Аның үз юлы бар, ул беркемне дә кабатламый. Аның үз кыйбласы бар.

Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре

 

 

Түбән Кама театры Туфанның исемен мәңгеләштергән театр. Шуңа да театр яши икән, Туфан да яшәр.

Нәҗибә Ихсанова, Россиянең халык артисты

 

Помню, какой резонанс получил спектакль Рустяма Галиева «В ночь лунного затмения» несколько лет назад на Международном театральном фестивале тюркских народов «Науруз». Сколько режиссёров «споткнулось» об эту пьесу Мустая Карима, но на моей памяти полноценный спектакль получился только у Галиева. Опять-таки, благодаря художественному образу спектакля, сценическим метафорам, поэтичности, глубине проникновения в характеры героев. Кстати, в этом спектакле Рустям Галиев исполнил одну из центральных ролей – Дервиша, что сказалось и на трактовке этого образа. Он получился более глубоким, насыщенным неподражаемым актёрским обаянием и энергетикой Галиева. 

Нияз Игламов, театральный критик

 

Спектакль режиссёра Рустяма Галиева «Материнское поле» – это сильная, поистине поэтическая ода, которая прославляет бесконечную, безграничную силу духа матери, силу ее любви к детям, к родной земле, к родословным, многовековым, кровным традициям. Достойный спектакль достойного театра. Режиссёр и все актёры выполняли свою миссию славно и достойно! Низкий поклон, Вам, Рустям Валиахметович, за ваш неустанный труд, любовь к театру, чудесный спектакль, за проявленное уважение к памяти незабвенного Чингиза Айтматова, за прекрасный сценический подарок.

Абдугаффор Абдужаббаров, писатель, академик Академии художеств Таджикистана

 

Режиссёр Рөстәм Галиев куйган һәр спектакльдә күзгә күренмәс бер моң яши... Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Яра» спектаклен күптән карасам да, геройларның күз карашына тиклем искә төшеп, җан сулкылдап куя... Артистларның табигый уены, осталыгы тәмам саташтырган, үзенә гашыйк иттергән иде... Сугыш гарипләгән, хәтта ата-анасы танымаслык кыяфәткә кергән Габдулланың туган йорты бусагасында басып торулары, әнкәсенең нидер сизенүле, әрнү тулы карашы, әткәсенең агач урындыкта утыру рәвеше – барысы-барысы моң белән сугарылган иде. Сүз дә юк, ул моң әсәрнең үзендә дә, артистларның гаҗәеп уенында да, режиссёрның җанында да. 

Асия Галиуллина, журналист

 

«Кадер кичәсе» спектаклендә режиссёр-драматург тамашачы белән турыдан-туры, ачыктан-ачык әңгәмә алып бара. Монда тел яшереп тору юк. Әңгәмә кырыс – авылның бетүе, рухи нигезнең җимерелүе, гореф-гадәтләрнең юкка чыгуы хакында... Кешенең бу дөньяда япа-ялгыз калуы турында... Йөзләрчә еллар кешеләрнең тормышын күзәткән зират каргасының нәтиҗәсе аяусыз: юкка чыккан өметләр томанында кешенең киләчәген инде күзаллап булмый. Шул рәвешле кулдан киткән тарих һәм тапталган йолалар үз тамырларыннан аерылган кешеләрдән үч ала. Әлбәттә, күп тамашачыга әлеге әсәр авыр тәэсир итә. Туры әйткән туганына ярамый. Әмма дөреслектән качып буламыни?! Әлеге ачы хакыйкатьне режиссёр-драматург әле бөтенләй битарафка әверелмәгән йөрәкләрне әрнетерлек итеп җиткерә алган.

Нияз Игъламов, театр тәнкыйтьчесе

 

Аеруча тирән фәлсәфәгә ия «Кадер кичәсе» драмасын Түбән Камага махсус барып караган идем. Уйга сала, тетрәндерә, җаныңны мунча кертә торган спектакль. Бер генә репликаны да, актёрларның бер генә хәрәкәтен дә мизгелгә дә күз уңыннан ычкындырмыйча, сулыш алмый караганым хәтердә.                 

                                                      Айгөл Әхмәтгалиева, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

 

Наш зритель, выросший на бытовом реализме и психологизме, не всегда готов принять условность поэтического текста – пьеса «Соңгы төн» написана в стихах – нужно искать соответствие поэтическому слову в сценическом действии, мир стиха освоить миром жеста, интонации, пластического решения, мизансцен. Галиев нашел очень верный ключ к пьесе, создал современный, динамичный, атмосферный спектакль. Доверил роль Палача актрисе, тем самым доведя образ до гротеска, до подлинной инфернальности. Довел до филигранной точности центральный образ Поэта. Угадал с музыкальным оформлением, пластическим решением. 

Нияз Игламов, театральный критик

 

Сегодня я перестала быть критиком и хочу с вами поговорить просто как зритель. Потому что настолько очарована вашим спектаклем «Волчья кровь». Наверное, лет десять-пятнадцать не видела такого спектакля, заставляющего забыть, что являюсь профессиональным критиком, специалистом в этой области. Я развернулась лицом и душой к этому спектаклю. Точно так же поступила публика, зрители. Потрясающие впечатления, что до сих пор не могу прийти в себя… Это символическая притча. Язык условный, но настолько понятный, настолько ясный. Все хорошо выстроено. Все линии закольцованы. В каждой линии есть начало и конец. Абсолютно всем все понятно. Ни один зритель не встал и не ушёл со своего места, ни одного лишнего звука не было, а какие добрые и чудесные аплодисменты... Очень хорошо. Честное слово, ни об одном спектакле так хорошо не говорила. Я потрясена, преклоняюсь, поздравляю и очень хочу дружить с вашим театром. Большое спасибо.

Наталья Ефимова, театральный критик

 

«Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» аерым игътибарга лаек спектакль, бик тә нәзәкатьле һәм нечкә тоемлау аша куелган. Режиссёр текстны үзгәртергә тырышмый, ә Иванов повестендәге гомумкешелек кыйммәтләренә, каршылыклы ситуацияләрдә калган катлаулы характерларга басым ясый. Спектакль һәр кешегә тиешлесен бирү хакында түгел, киң күңеллелек турында. Режиссёрның зирәклеге, тупланган тормыш тәҗрибәсе, тормышка карашы бу гади сюжетлы, ләкин тирән мәгънәле, көчле фәлсәфи кинаяле спектакльдә чагылыш тапкан. 

Нияз Игъламов, театр тәнкыйтьчесе

 

Вернулась с просмотра спектакля «Холстомер» Нижнекамского драматического театра, переполненная эмоциями… Друзья – БРАВО!!! Какие же вы – МОЛОДЦЫ!!! Меня просто распирает гордость!!! Нижнекамск может по праву гордиться своим театром!!! Язык не поворачивается называть его провинциальным. Спасибо постановщикам спектакля! Отдельный поклон за хореографию Марселю Нуриеву! Сколько типажей проходят перед зрителем, сколько внутренних душевных переживаний всех персонажей спектакля готов разделить и зритель… Игра была великолепна! Какое счастье – иметь такой талантливый, гибкий, готовый к самой неожиданной трансформации коллектив! Это - ТЕАТР!!! Горжусь! 

Раиса Сафиуллина, журналист, член Общественного Совета при МК РТ

 

«Бүре каны» спектаклен һәр караган саен үземә яңалык ачам, чөнки артистларның уены шулкадәр камилләшә бара. Сәхнәгә карап утырганда, театр карыйм дип уйламыйсың, тормышның үзенә кереп китәм дип уйлыйсың, артистлар белән бергә яши, алар кебек сөйләшә башлыйсың. Һәм ничә тапкыр карасаң да, аның дәвамын көтәсең, югыйсә инде белеп тә торасың, ләкин күңел бөтенләй икенче төрле кабул иткәнгә күрә, артистлар башка төрле итеп уйнаганга күрә, өр-яңа дөнья ачылганга күрә, минем өчен әсәр кызык булып тора, һәр детальне кызыксынып карыйм. Әлбәттә, бу әсәр тамашачыны көлдерә торган әйбер түгел, ул бик тирән психологик мәгънәгә ия. Аны уйнар өчен зур осталык кирәк. Сәхнәгә куйган режиссёр Рөстәм Галиев турында әйтеп тә аңлата торган сүз түгел инде. Бу әсәргә тотынган кеше – батыр кеше, дип саныйм мин. Чөнки проза әсәрен сәхнәгә алып менү бик кыен. Гадәттә бик сирәк кенә безнең проза әсәрләрен сәхнәләштерәләр, һәм аларның кайберләренең гомерләре бик кыска була, бер-ике тапкыр уйналганнан соң, тамашачы кабул итмәгәнгә күрә, сәхнәдән төшеп тә кала. Бу әсәр инде ничә еллар сәхнә түрләрен биләп тора, аны Түбән Кама тамашачысы да, Казан тамашачысы да бик яратты. 

Нәбирә Гыйматдинова, Татарстанның халык язучысы

 

Особое выступление предлагают участники фестиваля из Татарстана. Алмаз Хусаинов, молодой пластический актёр, «читает» своим телом стихотворение татарского поэта Сагита Рамиева «На заре» в скудной и трогательной обстановке. Сложная световая партитура, художественно и эмоционально-выразительные движения и позы художника, стихи синхронизированы в тонкую, почти неземную ткань сценической поэзии.

Ирина Антонова, кандидат исторических наук, независимый театральный критик,

член AICT и UNIMA, профессор истории театра и изобразительного искусства

 

Нижнекамский театр – серьезный по своему отношению к искусству коллектив и остается форпостом высокого вкуса. Можно по-разному оценивать художественные достоинства спектаклей нижнекамцев, но одно уж точно со счетов не сбросишь – это авторский театр, сплочённый актёрский коллектив, находящийся в вечном движении, в непрестанном поиске своего «я» на театральном атласе мира.

Нияз Игламов, театральный критик

 

Сәнгатьтә, әдәбиятта иң куркыныч нәрсә – кемгә дә булса иярү. Рөстәмнең үз юлы бар. Беркемгә дә иярми ул. Рөстәм режиссёрлар арасында нәрсәсе белән аерылып тора? Ул дөньяны без аны күргән кебек, без анда йөргән кебек күрми. Ул дөньяны матур итеп күрә. Сәнгатьтә дә Рөстәм кешеләрне дөнья турында, киләчәк турында, матурлык турында уйларга өнди. Үзе дә, аның белән сөйләшеп утырганда да, гап-гади гына әйберләргә дә матурлык, нәфислек күзлегеннән карый. Үсеп утырган каенны төрле кеше төрлечә күрә: берәү аны утын итеп, берәү мунча миннеге итеп, берәү балта сабы итеп. Ә инде икенче берәүләр аны ап-ак күлмәген киеп, яшел шәлен ябып, кешеләрне сокландырып торучы бер кызга тиңли. Менә бу инде сәнгатьнең, әдәбиятның образларда гәүдәләнеше. Дөньяны шулай күрә Рөстәм. Миңа шуның өчен ул якын.

Туфан Миңнуллин, Татарстанның халык язучысы

 

Түбәнкамалыларның эчкерсез дустына әверелгән, аларны кайгырткан, уңышларына ихлас сөенгән кеше Туфан абый Миңнуллин иде. Ул артистларны яратты, ул Рөстәмне яратты. Чыгышларында Түбән Кама театрын искә алмыйча калмас, алар турында горурланып сөйләр иде. Вафатыннан соң мәрхүмнең исемен кайсы театрга бирергә кирәк дигән сорау тугач, әдипләр, җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать даирәсендәге кешеләр бертавыштан: «Рөстәм Галиев театрына», – диде. Туфан абыйның рухы шаттыр.

Нәбирә Гыйматдинова, Татарстанның халык язучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк