Чулпан Хамматова: «Миңа оят, кызганычка каршы мин татарча белмим»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Тамашачылар «Зөләйха» фильмында баш рольне башкарган Чулпан Хамматовага сериалда нишләп татар теле юк, ник сериалда сез татар телендә сөйләшмисез, дигән сораулар юллый икән. Актриса әсәр авторы Гүзәл Яхина белән туры эфир вакытында бу уңайдан аңлатма бирде. Бу хакта Шәһри Казан яза.
Тамашачылар «Зөләйха» фильмында баш рольне башкарган Чулпан Хамматовага сериалда нишләп татар теле юк, ник сериалда сез татар телендә сөйләшмисез, дигән сораулар юллый икән. Актриса әсәр авторы Гүзәл Яхина белән туры эфир вакытында бу уңайдан аңлатма бирде. Бу хакта Шәһри Казан яза.
– Миңа оят, кызганычка каршы мин татарча белмим. Сөйләм телен аңлыйм, әмма сөйләшә алмыйм. Совет чорында бердәм рәсми тел – ул рус теле булган. Мин традицияләрне, гореф-гадәтләрне, телләрне сакланган бәхетле гаиләләргә кызыгып карыйм. Әти-әнием гаиләдә русча сөйләшә иде. Мин аларны гаепләмим. Ул вакытта милли үзенчәлекләр аерылып тормый иде. Сериалда татар акцентына килгәндә, ул телне барысы да белми һәм фильмда субтитрлар файдаланасы булыр иде, – ди баш рольне башкарган Чулпан Хамматова.
«Зәләйха күзләрен ача» әсәре авторы Гүзәл Яхина да сериалда татар теле нишләп кулланылмавы сәбәбен әйтте.
– Сериалда башта татар телен, аннан русча бирү дөрес булыр иде. Әмма субтитрлар белән биргән очракта, вакыйгалар, читтән караганда, кәмит булып күренер иде. Татар йорты, татар костюмнары, татар җыры аша бу вакыйганың татар авылында баруы күренә, – дип аңлатты әсәр авторы Гүзәл Яхина.
Шуны да әйтергә кирәк: сериал экраннарга чыкканнан соң, Чулпан адресына бик күп ямьсез сүзләр, каргаулар да килә башлаган. Аны татар халкы тормышын бозып күрсәтү белән бергә, тарихны дөрес күрсәтмәүдә дә гаеплиләр икән.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк