Дөньяның иң матур әбисе Казанда яши
(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанның Вознесение бистәсе клубында эшләүче Илия Гарипова Болгариянең София шәһәреннән җиңү яулап кайтты. Ул “Бөтен җиһан дәү әнисе” (“Бабушка В...
(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанның Вознесение бистәсе клубында эшләүче Илия Гарипова Болгариянең София шәһәреннән җиңү яулап кайтты. Ул “Бөтен җиһан дәү әнисе” (“Бабушка Вселенная”) бәйгесенең вице-миссис титулына ия.
“2006 елда “Нечкәбил” исемен яулап, Татарстанның иң гүзәл ханымы булып танылгач, үз алдыма максат куйдым. Мин иң матур әби дә булырга тиеш”, – диде Илия ханым “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Илия Гарипова – белеме буенча икътисадчы, озак еллар казначылыкта эшләгән. Иҗатка тартылу сәбәпле, читтән торып Педагогика университетын тәмамлаган. Бүгенге көндә Вознесение бистәсе мәдәният йортында 2-3 яшьлек балалар белән шөгыльләнә. Үзенең “Әкият терапиясе” исемле авторлык программасы бар.
“Бәйге Болгариядә 21 гыйнвар көнне узды. 21 гыйнвар Софиядә әбиләр көне буларак билгеләп үтелә. Шушы көнне анда дөньяның барлык әбиләре җыелып көч сынашты. Мин үз чыгышымда татар әбиләренең шат күңелле, энергияләре ташып торуын күрсәтергә теләдем. Татар биюен биедем, татар әкиятләреннән өзекләр күрсәттем, милли ризыгыбыз чәкчәкне тәкъдим иттем”, – диде дөньяның иң чибәр әбисе.
“Бөтен җиһан дәү әнисе” бәйгесе Софиядә 8нче тапкыр узды. Бу көнгә кадәр анда Татарстаннан бер генә әби дә катнашмаган иде. Илия ханым конкурста республиканы беренчеләрдән булып тәкъдим итте.
Илия ханымның тормышы, балалары, оныклары турындагы тулырак язманы Интертат.татар сайтыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк