Логотип
Хәбәрләр

Данирның намаз укуы белән горурлануымы яисә...

«Җомга мөбәрәк булсын! Намазлык...» дип яза Данир Сабиров инста тасмасында. Намазлыкта төшкән фотосы күпләрне борчуга салган, күрәсең. Аның кадәр үк шәрехләмәсләр иде. Намазлыгыннан кайдан алганын да...

«Җомга мөбәрәк булсын! Намазлык...» дип яза Данир Сабиров инста тасмасында. Намазлыкта төшкән фотосы күпләрне борчуга салган, күрәсең. Аның кадәр үк шәрехләмәсләр иде. Намазлыгыннан кайдан алганын да күрсәткән, әллә инде реклама ясау гына булганмы, әллә намаз укыганын белдерергә теләгәнме. Безгә анысы билгесез, әмма инста  дуслары дәррәү күтәреп алганнар.

«Мәчеткә фотога төшәргә түгел чын күңелдән йөрергә кирәк не надо показуха анда энем»

«Үзен белгәнне башкаларга да өйрәтү бик изге гамәл!!! Дингә өндәү, яхшылыкка өндәү, омтылу дигән сүз! Ул бит аракы эчәргә, тартырга өйрәтми! Молодец, Данир, бик Хөрмәт итәм, син дөрес юнәлештә!!!»

«Исем китә шундый кешеләргә. Нинди мода китте, намазыңны дөрес укыйсыңмы соң дип кешегә бәйләнеп утыралар!Мондый сүзләрне бер тапкыр да намаз укып карамаган кешеләр язадыр инде... Күберәк шундый фотолар кертегез әле Данир Сабиров»

«Таптылар мода бар кешедә диндәдер. Данир, но синең кебек килештермиләр рия ясап ятасыз ул сезгә мактаныр әйбер тугел, матур тугел ничэ тапкыр намазга басканыңны төшермә фотага төшкән кешедә, төшергән кешедә үз җәзасын ала бит ярамый күбрәк корьән тәфсирен укы, хәдисләр укы, динне хөрмәт и сэн,,,,, кешегә күрсәт өчен генә булмасын»

«Данирга яхшылык йөзеннән әйтә. намаз белэн сәдака биргәнне кешегә күрсәтмәсәң, үзен өчен дә әйбәт, хәерле була..мин монда бернинди үпкәләрлек сүз күрмим. рәхмәт»

Ләкин бу очракта эт өрә торабүре йөри тора инде. Халык өйрәтер дә,  сөйләр дә инде ул. Минемчә, иң мөһиме күңелеңдә булсын. Шул вакытта укыган догаларың да кабул булыр. Данирга да укыган догаларың кабул булсын дигән теләктә калабыз. Амин!

Г.Ярмиева

@danir_sabirov87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк