Данир Сабиров: «Бурычлар җыеп, йорт төзеп чыктык»
Артистларның тормышы әй җайлы булып күренә дә инде. Бер генә кайгылары юк, бөтен җирләре җитешкән, рәхәтләренә чыдый алмый йөриләр, дип сүгә аларны халык. Ә чынлыкта исә, бу матур киемнәр, кыйммәтле машиналар һәм зур йортлар күпме хезмәт һәм йокысыз төннәр нәтиҗәсе.
Артистларның тормышы әй җайлы булып күренә дә инде. Бер генә кайгылары юк, бөтен җирләре җитешкән, рәхәтләренә чыдый алмый йөриләр, дип сүгә аларны халык. Ә чынлыкта исә, бу матур киемнәр, кыйммәтле машиналар һәм зур йортлар күпме хезмәт һәм йокысыз төннәр нәтиҗәсе. Оригиналь жанр остасы Данир Сабиров үз йортларын булдыру юлында нинди авырлыклар белән очрашканнарын искә төшерә.
«Тулай торакта үскән бала буларак, мин һәрчак зур йорт турында хыялландым. Һәм хыял тормышка ашты. 8 ел элек җыелган акчабызга, аннары, кем бирә, шуннан бурычка алып торып, тиз арада үз йортыбызны төзеп чыктык. Әмма «төзеп бетердек» дип әйтү авыррак. Кем үз йорты белән яши, алар беләдер – һәрвакыт нәрсәдер эштән чыга, ишелә... Яңартып, алыштырып тормасаң булмый. Алдагы елларга план - брусчатканы алыштыру. Ул күпме акча һәм күпме көч җәлеп иткәнен белсәгез?! Зарланмыйм. Тормыш шул – хәрәкәттә булу. Иң мөхиме – нәрсәдер эшләргә теләк булсын! Һәм җае да.
Йорт турында язуым юкка түгел. Чөнки фотосурәттә безнең костюмнарда ӨЙ дип язылган, инглиз телендә», – дип яза Инстаграм тасмасында юмор остасы Данир Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк