Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабиров янгын белән көрәшкән: «Ярый әле күреп алдым...» (фото)

«Күрше Ирек абыйның йорты тулысынча янып бетте, ике машинасын алып чыгып та өлгермәде, үзенең тәне бераз пешкән»

Бүген төнлә җырчы, шоумен Данир Сабировның күршесе йортында янгын чыккан. “Ярый әле вакытында күреп алдым. Шлангларны алып чыгып үземнең йортның диварларына су сибә башладым. Янгын сүндерүчеләр җил булса, ялкын сезнең йортка да күчә иде ди. Күрше Ирек абыйның йорты тулысынча янып бетте, ике машинасын алып чыгып та өлгермәде, үзенең тәне бераз пешкән”, - ди Данир. “Ярдәмгә акча да җыябыз” дигән хәбәрләр күренә башлаган. “Бу – ялган. Реквизитларын үзем әйтермен, әлегә акча күчермәгез”, – ди җырчы. Бәла аяк астында. Аллаһ сакласын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк