Данир Сабиров: «Мин киләчәктә башкортлар турында номер ясарга җыенмыйм»
Данир Сабиров үзенең ютуб каналына 4 ел элек булган 3 сезонның бию номерларын урнаштырган булган. Данирга «Ни хакың бар башкорт халкыннан алай көләргә?» дигән негатив хәбәрләр килеп ирешә башлый. Дан...
Данир Сабиров үзенең ютуб каналына 4 ел элек булган 3 сезонның бию номерларын урнаштырган булган. Данирга «Ни хакың бар башкорт халкыннан алай көләргә?» дигән негатив хәбәрләр килеп ирешә башлый.
Данир инстаграмында аларга мөәрәҗәгать итә: «Юморомны аңламаган кайбер башкорт тамашачыларым! Дуслар, шуны әйтәсем килә, хәзер аңа калса, миңа бөтенесе претензия белдерә ала. Монда марилардан да көләм мин, янәсе аларның дәртле биюләре кайсыдыр бәдрәфкә ашыккан да, шуннан килеп чыккан, дип шаяртам. Татар кызлары да миңа претензия белдерә ала, чөнки нинди генә ансамбль биесә дә, башта кулларын болгап татар кызлары чыга. Ни өчен чыга ул кызлар, алар элек шулай, берәр мужик очрамас микән дип басуга чыкканнар, дип шаяртам. Алар да бит инде, кая инде татар кызлары мужик эзләп йөрсен инде, дип үпкәли ала. Нәрсә дим дуслар, кемнәр аңламый, миңа гафу үтенүе авыр түгел, әгәр дә аңламыйсыз икән, мин гафу үтенәм. Мин милләтләр дуслыгы яклы. Моңарчы минем юморымны аңлап килделәр. Салават абый бәреп үтергән булыр иде, Айдар абый дуэльгә чакырган булыр иде, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар поезд астына да аткан булырлар иде. Аллага шөкер, аларның күбесендә юмор хисе бар. Мин киләчәктә башкортлар турында номер ясарга җыенмыйм һәм ул булмас та. Әнгам Әтнабай сүзләрен әйтәсем килә, «Татармы син, башкортмы син, анда түгел мәсьәлә, татардан да, башкорттан да урыс туа, вәт бәла».
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк