Данир Сабировның инстаграмына язылучылары аңа нәрсә дип шелтә белдергән ?
Бу көннәрдә шоумен, пародист Данир Сабиров кызының татарча сөйләшергә өйрәнеп утырганын видеога төшереп, аны үзенең инстаграм социаль челтәренә элә. Кечкенә кызның укытучысы Данирның тавыш операторыны...
Бу көннәрдә шоумен, пародист Данир Сабиров кызының татарча сөйләшергә өйрәнеп утырганын видеога төшереп, аны үзенең инстаграм социаль челтәренә элә. Кечкенә кызның укытучысы Данирның тавыш операторының сеңлесе икән. «Инстаграмыма язылучыларымның күбесе Балаларың татарча начар сөйләшә, сөйләшә алмый!», ‒ дип шелтә белдерде. Мин сезнең белән килешәм!» , ‒ дип язган ул. Данир Сабировның кызлары әниләре белән кайчак русча сөйләшсәләр дә, аның үзе белән бары тик саф татар телендә генә сөйләшәләр. Алып баручы шәхси аккаунтында җитди уйланудан тыш, «Минемчә, һәркем туган телен белергә тиеш! Без татарча сөйләшмәсәк, кем сөйләшсен? Ун елдан соң ана телебездә сөйләшүче кеше калмаска да мөмкин бит, ‒ дип әйтә сезгә үзбәк малае Данир» , ‒ дип шаяртып та куя.
Фәнүзә Сираҗиева
Фото һәм видео@danir_sabirov87 аккаунтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк