Әдәбият турында сөйләшик?
Дискуссия катнашучылары – шагыйрә, Кариев театры директоры Луиза Янсуар, тәрҗемәче, Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин, тәрҗемәче, мөхәррир, әдәбият укытучысы Эльза Нәбиуллина.
Казанда Кабан күле яр буенда әдәбият турында әңгәмәләр узачак. Бу турыда оештыручылар социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Беренче очрашу 10 июньдә Мәрҗани һәйкәле янында була. Чара мөһаҗирлек әдәбияты турында сөйләшүдән башлана. «Татарлар газета-журналларны үзләре яшәгән бөтен җирдә дә ничек бастырганнар? Онытылган һәм тыелган исемнәр ничек әйләнеп кайткан? Хәзерге көндә татар телендә эмигрантлык әдәбиятын тудыручы бармы?» -
Бу һәм башка сораулар турында беренче ачык әңгәмәдә фикер алышачаклар.
Дискуссия катнашучылары – шагыйрә, Кариев театры директоры Луиза Янсуар, тәрҗемәче, Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин, тәрҗемәче, мөхәррир, әдәбият укытучысы Эльза Нәбиуллина.
Әңгәмәләр сериясе Татар китабы йорты, Ачык университет, КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә оештырыла.
Чара барышында Кабан күле буенда Татар китабы йортының күчмә китапханәсе эшләячәк.
Керү ирекле. Сылтама буенча теркәлү сорала.18.00 сәгатьтә башлана.
Чыганак һәм фото ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк