Логотип
Хәбәрләр

«Апуш» татар балалар театры чираттагы премьерасын тәкъдим итә - «Мачы»!

27 ноябрь һәм 8 декабрь көнне 16:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының универсаль залында «Апуш» татар балалар театр студиясенең Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче төркеменең «Мачы» дип исемләнгән музыкаль спектакле премьерасы узачак.

«Мачы» спектакленең авторы – Җимеш Кураев. Ул авторлар командасының уртак тәхәллүсе. Спектакльнең режиссерлары – студиянең остазлары Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова. Пьеса мюзикл жанрында сәхнәләштерелә: үзенчәлекле театраль образлар тамашачыга җыр һәм биюләр аша ачылачак.

Сюжет Казан песиләренең Санкт-Петербургка сәяхәтен тасвирлый. Төп герой – Бауман урамында горур утыручы Казан Мәчесе. Ул дуслары – Мишәрбай, Морза, Каракүз, Таһирә, Мәһирә һәм Койрык белән бергә  данлыклы Эрмитажны күселәрдән коткару өчен юлга чыга һәм төрле хәлләргә очрый.

Спектакль дуслык һәм үзара ярдәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүен һәм зур батырлыкларга илтә алуын исбатлый.

Бүген Казанда 7 «Апуш» студиясе эшләп килә. Быел ТР Рәисе каршындагы телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләрендә дә «Апуш» студияләре ачылды.

2026 елның ноябрендә «Чулпан» мәдәни үзәгендә шөгыльләнүче балалар Мәскәүдә узган VII Бөтенроссия «Свободное пространство» театр фестивале-лабораториясеннән төп приз – Гран-при белән кайттылар. Алар В. Маяковский исемендәге академик театр сәхнәсендә «Елантау» спектаклен тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021