Диас Вәлиевне искә алу кичәсендә авторның соңгы пьесасыннан өзекне сәхнәләштерделәр

Язучы һәм драматург Диас Вәлиевнең 80 еллыгына багышланган кичәдә аның соңгы пьесасы – «Карликовый буйвол»дан өзекне «Диалог» шигъри театры сәхнәләштерелде. Истәлек чарасы Язучылар берлегенең Тукай клубында узды.

1938 елда Арча районы Казанбаш авылында туган Диас Вәлиев рус телендә иҗат иткән. Аның барлыгы 10 пьесасы булган, тик соңгысы сәхнәдә уйналмый калган. 

Шагыйрә, тәрҗемәче Лилия Газизова Диас Вәлиевнең фәлсәфәче булуын әйтте. «Аның макро һәм мега дәрәҗәләр теориясе укучыларга бик якын. «Осталыкка өйрәнергә авыр түгел, җанны, шәхесне үстерергә кирәк» сүзләрен онытмам»,  – ди ул.

«Беренче бастырылган шигырем Диас Вәлиев белән бәйле. Курсташым: «Сиңа Диас Вәлиевтан хат килгән»,  диде. Шатлыгым эчемә сыймады, анда «Совет Татарии» газетасы иде, шигырем басылган»,  ди Лилия Газизова.

Профессор, педагогика фәннәр докторы Әлфия Галимуллина Диас Вәлиевне Тукай премиясенә лаек булган иң яшь лауреатларның берсе дип атады. «33 яшендә үк пьесалары Татарстанда гына түгел, ә Россия сәхнәләрендә куелды»,  ди ул.

Язучының кызы Динә Вәлиева әтисенә багышланган «Окно, горящее в ночи...» китабы турында сөйләде. Аның архивын хатыны Динә барлаган. «Китап исемен АКШта торучы апам – Майя Вәлиева уйлап тапты, тышлыктагы рәсемне кызым Динә ясады»,  диде Динә Вәлиева.

Фото: Александр Эшкинин

 Чыганак: татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1245
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тинчурин театры яңа сезонын ача
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
707
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1164
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
934
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
729
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1093
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
775
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы