Дилә Нигъмәтуллина: «Карантинга бик күп эшләр планлаштырган идем, өлгермәдем...»
Коронавирус турында белмәгән, сөйләмәгән кеше калмагандыр. Җырчы Дилә Нигъмәтуллина да дөньядагы вәзгыять турында фикерләрен җиткерде.
Коронавирус турында белмәгән, сөйләмәгән кеше калмагандыр. Җырчы Дилә Нигъмәтуллина да дөньядагы вәзгыять турында фикерләрен җиткерде.
«Бу тема хәзер бик актуаль. Мин моңарчы телевизор карамаска тырыша идем. Ләкин барыбер гел видеоларга юлыгам. Алар бик каршылыклы, берсе бер төрле, икенчесе башкача сөйли. Бу мәгълүматлардан кешенң башы әйләнә инде. Мин бик эмоциональ кеше буларак, бар нәрсә өчен дә борчыла торган характерым белән көрәшергә өйрәндем. Мин начар әйберләрнең дә яхшы якларын эзли башлыйм. Мәсәлән:
- балам белән күп вакытны бергә уздырам;
- сәламәтлегемне кайгыртырга вакыт булды;
- китап укыйм;
- җырлар яздырам.
Чынлыкта, бик күп нәрсә эшләп була. Карантинга бик күп эшләр планлаштырган идем, өлгермәдем дияргә язсын иде. Беркем дә нәрсә булып бетәчәген әйтә алмый, ләкин бу хәлләрдән соң дөнья башка якка үзгәрәчәк», дип яза җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк