Логотип
Хәбәрләр

Диля Нигъмәтуллинаның "вишневая девятка" сы хакында хатирәләре

Дилә Нигъмәтуллина үзенең инстаграм аккаунтында истәлекләре белән уртаклашты. Хатирәләрен #тормыштанчыкканхикәя хэштегы белән имзалады. "Мәдәният һәм сәнгать университетын бетергәндә, мин инде татар э...

Дилә Нигъмәтуллина үзенең инстаграм аккаунтында истәлекләре белән уртаклашты. Хатирәләрен #тормыштанчыкканхикәя хэштегы белән имзалады. "Мәдәният һәм сәнгать университетын бетергәндә, мин инде татар эстрадасына көчле аяк белән басып килгән яшь җырчы идем. Амбицияләр зур, ихтыяр бар, көч күп, курку хисе бөтенләй диярлек юк. Шәп чаклар. Тик кесәдә генә "җил сызгыра" иде. Машина алырга инде күптәәән хыялланып йөргән идем, акчасын гына каян алырга белмәдем. Оскар Усманов  белән чираттагы очрашуда (ул вакытта мин аның белән беренче җырларымны эшләп йөргән вакыт иде), сүздән сүз чыкты да, үзенең машинасын сатуы турында әйтте. Минем берникадәр җыеп куйган акчам да бар... Әмма ул акча әз иде... Кредит алырга! Әти-әнинең дә финанс яктан бик авыр вакытлары. Алардан сорарга да кыюланмадым, әмма үземнең теләгем турында сөйләдем. Ә алар нәкъ шул вакытта кредит оформлять итеп йөриләр икән. Әтидән кредитны күбрәк итеп алырга үтендем. Казанга мин инде акча белән кайткан идем. Шул ук кичне Оскар машинасын алып та килде. Уррра! Мин машиналы булдым. Ул эмоцияләр бүгенгедәй исемдә. Кредитны әкренләп биреп бетердем. Мин акчаның бииик тә кадерен беләм! Һәр тиене үз көчем белән эшләп алынган. Һичшиксез хыялланырга кирәк! Хыяллар чынлап та тормышка аша" - дип яза җырчы. 

Фото җырчының шәхси аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк