Логотип
Хәбәрләр

«Дулкыннар» бәйгесе татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзаловага багышлана

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге «Дулкыннар» Республика бәйгесендә катнашырга чакыра. Быел бәйге Татар халкының мәшһүр җырчысы Әлф...

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге «Дулкыннар» Республика бәйгесендә катнашырга чакыра. Быел бәйге Татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

«Дулкыннар» бәйгесендә Казан шәһәренең, Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең урта белем бирү мәктәбе укучылары, башлангыч, урта һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучылар катнаша ала.

Катнашучылар яшь категорияләре буенча берничә төркемгә бүленә: кече төркем (6-9 яшь); урта төркем (10-12 яшь); өлкән төркем (13-16 яшь); яшьләр төркеме (16+ яшь (урта һәм югары белем бирү оешмалары студентлары).

«Дулкыннар» бәйгесе түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла:

- Вокал – Әлфия Авзалова репертуарыннан булган җырларны башкару. Номинацияләр: вокал-соло, вокаль ансамбльләр. Жюри, катнашучының вокал буенча сәләтен тикшерү максатында кабат җырлатып карау (а капелла) мөмкинлегенә ия.

- Рәсем – Әлфия Авзалованың тормышын һәм иҗатын рәсемдә чагылдыру. Авторларның үзләре мөстәкыйль рәвештә ясаган, башка авторлардан күчереп алынмаган эшләре генә кабул ителә. Эшләрнең күләме А3 форматыннан да кечерәк булмаска тиеш. Эшләрнең икенче ягында әлеге эшнең исеме, авторның исем-фамилиясе, яше, районы, адресы, мәктәбе, сыйныфы һәм элемтәләр өчен телефон номеры күрсәтелгән булырга тиеш.

- Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр – Бәйгедә катнашу өчен ике (!) композиция тәкъдим итәргә кирәк булачак:

1. Әлфия Авзалова репертуарындагы җырларга фантазия, вариация яисә тезмә (солистлар, инструменталь ансамбльләр, оркестрлар).

2. Татар халык көйләренә вариация, тезмә.

- Нәфис сүз, конферанс – Әлфия Авзалова башкарган җырларның текстларын, аңа багышлап язылган әсәрләрне (катнашучы тарафыннан иҗат ителгән эшләр хуплана) сәнгатьле башкару. Номинация: нәфис сүз, конферанс. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк