Екатеринбургта хәләл-продукция һәм хезмәт күрсәтүләр күргәзмәсе узачак

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Екатеринбургта 2-4 мартта «Ekaterinburg Halal Expo 2018» III махсуслаштырылган хәләл-продукция һәм хезмәт күрсәтүләр күргәзмәсе узачак. Күргәзмә «СоюзПромЭкспо» һәм Свердлов өлкәсенең Мөселманнар Диния Нәзарияте тарафыннан Свердлов өлкәсе Хөкүмәте һәм Урал сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә оештырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Ekaterinburg Halal Expo» күргәзмәсенең төп максаты – илдә сәламәт буын үстерүнең төп нигезе буларак, хәләл-индустриягә, конфессиональ продуктлар җитештерүгә һәм хезмәт күрсәтүләргә ярдәм итү. Форум эшлекле программага корылган, аның кысаларында конференцияләр, презентацияләр, түгәрәк өстәлләр һәм бизнес-консультацияләр булачак. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге чара бизнес, финанс, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендә кешеләрне берләштерү, тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу, фикер алышу урыны булачак, диелә әлеге хәбәрдә.

Күргәзмәдә Татарстаннан, Башкортостаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Дагстаннан, Ингушетиядән, Хакасиядән, Чечен Республикасыннан һәм башка төбәкләрдән предприятиеләр катнаша. Күргәзмә берничә бүлектән тора: азык-төлек продуктлары, медицина, фармацевтика, туризм, мода һәм матурлык индустриясе, финанс һәм инвестицияләр, мәгълүмат технологияләре, күпләп-ваклап сату, логистика, халык кәсеп-һөнәрләре, зәркән әйберләр.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
761
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ике йөрәк – бер сукмак
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
224
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
615
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
632
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
604
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1100
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы