Логотип
Хәбәрләр

Экосоветта Гаврилов урамында урнашкан яшел зонада төзелеш эшләре буенча компромисс табылды

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март, Ксения Швецова). Казанның Яңа Савин районында Гаврилов урамында урнашкан торак комплекс экологлар таләпләрен исәпкә алып төзеләчәк һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян салма...

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март, Ксения Швецова). Казанның Яңа Савин районында Гаврилов урамында урнашкан торак комплекс экологлар таләпләрен исәпкә алып төзеләчәк һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян салмаячак. Төзүче оешма – “ЮИТ Казан” компаниясе – территорияне 7800 квадрат метрга киметте. Тышкы төзекләндерү комитеты бер өстәл артында экологларны һәм төзүчеләрне җыйды. Мондый форматта киңәшмә Башкарма комитетта беренче тапкыр узды.

Экологлар Гаврилов урамында флора һәм фауна тикшеренүләре нәтиҗәләрен китерде

Гаврилов урамында торак комплекс төзү турында мәгълүмат экологлар берләшмәсен борчуга салган иде. Аның вәкилләре фикеренчә, төзелеш экосистемага төзәтә алмаслык зыян китерергә мөмкин, чөнки әлеге территорияләрдә үсемлекләр һәм хайваннарның Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган төрләре бар.

Төзелеш булырга тиешле участок шартлы рәвештә өч өлешкә бүленгән. Беренчесе – төзелеп бетмәгән Махариши ведик университеты, икенчесе – Казансу яр буенда урнашкан өченче зонага күчеш зонасы. Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы доценты, биология фәннәре кандидаты Вадим Прохоров сөйләгәнчә, төзелеш өчен бүленгән территориянең күп өлешендә яшеллек үсеше бозылган.

КФУ Экология институтының җир өсте экосистемаларын оптимизацияләү бүлеге җитәкчесе Галина Юпина билгеләп үткәнчә, 1647 агач һәм 78 мең куаклык тикшерелде. “Нәтиҗәдә куаклыкларда паразитар авырулар ачыкланды. Моннан кала инфекцияле булмаган авырулар бар”, - дип сөйләде Г.Юпина.

Үсемлекләр дөньясы гына түгел, әлеге участокта хайваннар дөньясы да ярлы. КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Ильзар Рәхимов сүзләре буенча, кошларны, нигездә, су тирәсендәге территорияләр кызыксындыра, чөнки төп төзелеш җирләре ясалма туфрак булып тора.

Нәтиҗәдә экологлар фикеренчә, Махариши университеты янындагы территориядә табигать комплексын табигый рәвештә торгызып булмаячак.

“Кызыл китапка” кертелгән үсемлекләр сакланачак

Казансу тугае территориясе зуррак кыйммәткә ия. Бүгенге көндә нәкъ менә бу террториядә кызыл китапка кертелгән сирәк үсемлекләр һәм хайваннар табылган.

“Юынтык ком урынында барлыкка килгән үсемлекләр бернинди кыйммәткә дә ия түгел. Ә менә елга янында урнашкан территория кыйммәтле табигый объект булып тора. Безгә төрләрне саклау һәм әлеге җирләрне файдалануда баланс табарга кирәк”, - дип аңлатты Вадим Прохоров.

“ЮИТ Казан” ҖЧҖ компаниясе төзелеш концепциясен үзгәртте: ул тугай территориясендә төзелеш эшләреннән баш тартты. Әлеге зона 7800 кв.м тәшкил итә. Төзелеш башкарылачак зонаның күп өлеше кыйммәткә ия территориягә күчеш зонасы булып тора, экологлар тәкъдиме буенча, анда күп катлы йортлар төземичә, социаль объект – балалар бакчасы төзеләчәк.

Территориядә төзелешкә каршы кешеләр биредә парк төзү өчен тавыш бирделәр. Ләкин Илзар Рәхимов билгеләп үткәнчә, экосистемага тыкшыну тагын да күбрәк зыян китерергә мөмкин. “Парк төзү аны киртәләп, ташлап калдырыру дигән сүз түгел. Парк төзекләндерелгән территория, юллар, ял итү урыннары, коммуникацияләр таләп итә. Юл төзү эшләре дә тулы бер эш комплексы таләп итә”, - диде И.Рәхимов.

Яшел бульвар һәм “экологик сукмак”

Билгеләп үтәргә кирәк, “ЮИТ Казан” төзелеш компаниясе әлеге участокны шәхси милекчедән сатып алган иде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, шәхси оешмалар ия булган шәһәр территорияләре алар тарафыннан күп еллар элек алынган һәм аларны муниципалитетка кайтарып булмый. “Табигый зоналар территорияләрендә урнашкан һәм аларны үзгәртергә планлаштырылган участоклар буенча экологлар белән фикер алышырга телибез. Бүген төзүчеләр участокны төзү идеясеннән баш тартты, бу консенсус – безнең уртак җиңүебез, - диде Игорь Куляжев. – Без шәхси оешмаларга үзләренең территорияләрендә мөмкин кадәр экологик төзелеш башкаруны йөкләргә телибез”.

Төзелеш компаниясе генераль директоры Владимир Сорокин сөйләгәнчә, экологларның фикерләре төзелеш планын эшләгәндә хисапка алынды, нәтиҗәдә проект үзгәртелде. Хәзер комплекс территориясендә яшел зонага үтү уңайлы булсын өчен яшел бульвар төзелә. Моннан кала, биредә скверлар, спорт һәм балалар мәйданчыклары булдыру, ә биналарның түбәләрен яшелләндерерү планлаштырла. “Территориянең бер өлешеннән баш тарттык һәм әлегә кадәр аны халык ял итә алырлык итеп үзгәртү турында фикер алышабыз, - диде В.Сорокин. – Берничә фикер бар инде – “экологик сукмактан” чатырлар һәм күзәтү мәйданчыгына кадәр. Болар барысы да әле фикер алышу стадиясендә. Һәрхәлдә, экологик берләшмәнең барлык теләкләренә дә колак кагачакбыз”.

Киңәшмә азагында Игорь Куляжев искәртеп үткәнчә, дәүләт хезмәт күрсәтүләре сайтында махсус бүлек булдырылган. Анда шәһәрлеләр шәһәр территориясендә парклар һәм скверлар булдыру буенча үзләренең тәкъдимнәрен белдерә ала. Соңрак алар яңа җәмәгать киңлекләрен булдыру программасына кертеләчәк.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк