Эльмира Кәлимуллина яңа концерт программасы турында: «Мин ирекле кеше! Мин үзем теләгәнчә эшләячәкмен!»...
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина үзенең икенче концерт программасын әзерли һәм Татарстанның зур шәһәрләре буенча концерт туры уздыра. «Мин компромиссларга бармыйча үзем теләгәнне э...
Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина үзенең икенче концерт программасын әзерли һәм Татарстанның зур шәһәрләре буенча концерт туры уздыра.
«Мин компромиссларга бармыйча үзем теләгәнне эшләячәкмен. Мин шулай хәл иттем», дип игълан итте үзенең яңа концерт программасына багышланган матбугат конференциясендә Эльмира Кәлимуллина. «Моның сәбәпләре бар. Алар иҗатка да, шәхси тормышыма да кагыла», дип аңлатып үтте ул.
«Голос» стартының Казанча дәвамы
Түбән Кама кызы, Казан дәүләт консерваториясе дипломлы Эльмира Кәлимуллина Россия телеканалының «Голос» проекты аша танылды. Яхшы вокаллы, чибәр татар кызын күрү өчен күзләребезне Мәскәү телевидениесе ачып биргән иде. Аңа инде шактый вакыт үтте. Без инде Эльмираны «Голос» финалисты дип түгел, ә «Татарстанның атказанган артисты», «җырчы» дип кенә атый башладык. Аның фамилиясе төрле дәрәҗәдәге проектларда, рәсми концертлар программасында яңгыравы да гадәти хәл. Кыскасы, «Голос» биргән стартны Эльмира Кәлимуллина да, аның әлеге проекттагы коллегасы Динә Гарипова да уңышлы файдаланды. Дөрес, Динәгә җиңелрәк булгандыр бәлки, аның белән контракт төзелде, «Евровидение»гә дә барып кайтты.
Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали
һәм https://www.instagram.com/accounts/login/?next=%2Felmiramatur%2F&source=follow сайтынңаң алынган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
8 апреля 2025 - 22:26
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк