Эльмира Кәлимуллинага акчаларын кире кайтарганнар
Кичә Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина күңелсез хәбәр җиткерде: Сбербанк картасы аша караклар бөтен булган акчасын салдырганнар. Соңыннан җырчы урланган акчаларын киредән кайтарганнары турында хәбәр итте.
Кичә Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина күңелсез хәбәр җиткерде: Сбербанк картасы аша караклар бөтен булган акчасын салдырганнар. Соңыннан җырчы урланган акчаларын киредән кайтарганнары турында хәбәр итте.
«Минем хәлемә бәйле мәсьәлә шәхси тәртиптә хәл ителде. Урнаштырган язмадан соң минем белән шунда ук Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары элемтәгә керде», – дип яза ул. Җырчы республика җитәкчеләренә һәм укучыларына рәхмәтен белдерә. Аның өчен кайгыручы игелекле кешеләр акча, хәтта ризык бирергә әзер булган.
Моннан тыш, Эльмира Кәлимуллина үзенең тәҗрибәсеннән чыгып, пластик карталарны куллану буенча берничә киңәш бирде:
1) акчаларны саклык счетында тотарга һәм картаны берәр ни сатып алу зарурлыгы булса гына тулыландыру кулайрак;
2) берничә карта булдырырга: берсе – азык-төлекне онлайн сатып алу өчен, икенчесе – таксида йөргән өчен, өченчесе – сәяхәтләр өчен һәм башкалар өчен.
Сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк