Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грей белән Равил Шәрәфиев нинди мультфильмны тавышландырган?

 (Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 1 февральдән “Шаян” балалар телеканалында эфирга чыгачак “Супер канатлар” мультсериалының геройларын танылган татар артистлары тавышландырган. М...

 (Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 1 февральдән “Шаян” балалар телеканалында эфирга чыгачак “Супер канатлар” мультсериалының геройларын танылган татар артистлары тавышландырган. Мультсериал үзе Кореяда җитештерелгән. Татарчага тәрҗемәне “Аксу” студиясе әзерләгән. Бу хакта "Татар-информ"га "Аксу" студиясенең дубляж режиссеры Әлфия Һадиева хәбәр итте.

"Аксу" студиясенең мультфильмнарга татарча дубляж ясау тәҗрибәсе бар – 2016 елда ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Фиксиләр” балалар мультфильмын әзерләде. 2017 елда Кореяда чыккан “Супер канатлар” балалар сериалын тәрҗемә итүгә дә заказ министрлыктан килгән. "Без рус теленнән тәрҗемә иттек, чагыштырыр өчен инглиз телендәге вариантын да бирделәр. Тәрҗемә мөхәррирләре – шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Тарханова, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Рәшит Минһаҗев. Моннан тыш, артистларга басымнарны дөрес куярга өйрәтүче белгечләр дә җәлеп ителде”, – диде Әлфия Һадиева.

Мультсериалның төп герое – Джетт исемле кызыл очкыч, аны Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актрисасы Гүзәл Минакова (Сибгатуллина) тавышландырган. 

"Балаларга тагын да кызыклы булсын өчен, без тавышландыру эшенә танылган артистларны да чакырдык. Әйтик, Башкортостанның атказанган артисты, популяр җырлар авторы Элвин Грейны кечкенә балалар бик яхшы белә. Ул мульсериалда  “Белла” исемле очкыч булып “сөйләште”. Элвин катнашындагы серияләр күп булмады, әмма ул безнең проектка бик кызыксынып карады, гастрольләре тыгыз булуына карамастан, вакыт табып, студиябезгә килде. Тавышландыруны уңышлы эшләп чыкты", - дип сөйләде Әлфия Һадиева.

Мульсериалдагы "Альберт бабай" очкычын исә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев тавышландырган.

Эпизодик рольләр дә булган. “Аларга да артистлар сайладык. РФның атказанган, ТРның халык артисты Зөфәр Харисов, “Рәвешләр” юмор театры җитәкчесе Әбри Хәбриев, җырчы Айрат Ильясов, "Әкият" курчак театры артисты Рузилә Зарипова һ.б. артистларны чакырдык", - диде режиссер.

“Супер канатлар” балалар сериалы 0+ категориясендә, ул 52 сериядән гыйбарәт, һәр сериянең озынлыгы 12 минут. Сериалның русча варианты “Супер крылья” дип атала, аны “Супер канатлар” дип тәрҗемә иткәннәр. “Җәһәт канатлар”, “тиз канатлар” һәм башка вариантлар тәкъдим ителде. “Супер” дигән сүзгә без татар телендә төгәл, дөрес төшенчә таба алмадык, чөнки, сюжет буенча, һәрбер сериядә очкычлар катнаша, диспетчеры кеше рәвешендә күрсәтелә, ә очкычлар очып йөри, шуңа күрә “супер” вариантында тукталдык”, – диде режиссер.

"Супер канатлар" мульфильмы "ТНВ-Татарстан" телеканалының Шаян-ТВ балалар канылында 15.00 сәгатьтә "ТНВ-ТПланета" телеканалында 15.15 сәгатьтә эфирга чыгачак.

"Шаян" балалар телеканалы быел 1 февральдән эшли башлый.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк