Элвин Грейның бүгенге матбугат конференциясендә ни өчен катнашмавы билгеле булды
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Элвин Грейның, вәгъдә итеп тә, бүген журналистлар белән очрашуга килә алмавы аннан тискәре образ формалаштыруга нигез була алмый. Бу хакта “Татар-...
(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Элвин Грейның, вәгъдә итеп тә, бүген журналистлар белән очрашуга килә алмавы аннан тискәре образ формалаштыруга нигез була алмый. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Дуслык күпере” һәм Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивальләренең PR-менеджеры Айбикә Фәттахова әйтте. Ул Элвин Грейның журналистлар белән билгеләнгән очрашуга килмәвеннән нигезсез нәтиҗәләр чыгармауны сорый.
Искәртеп үтәбез, бүген Татарстан халыклары Дуслык йортында “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда фестивальнең сопродюсерлары Рифат Фәттахов һәм Айдар Шәйдуллиннан тыш, танылган җырчылар Фидан Гафаров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов катнашты. Танылган татар-башкорт җырчысы Элвин Грей “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе спикерлары исемлегендә булса да, үзе килмәде. Катнашучылар аның йоклап калган булы мөмкинлеген фаразладылар.
“Элвин Грейның "Дуслык күпере"нә багышланган матбугат конференциясендә катнашуы хакында аның пресс-агенты белән сөйләштем. Ул: "Без ул көнне Казанда, матбугат конференциясенә килергә бик тырышабыз!" - диде. Спикерлар составына аның исемен кертүгә каршы булмады. Бер тапкыр конференциягә килә алмавы, аннан тискәре образ формалаштыруга нигез була алмый”, - ди Айбикә Фәттахова.
Айбикә Фәттахова Элвин Грей проектының миссиясе "Дуслык күпере" фестивале белән аваздаш дип саный: “Тегендә дә, монда да максат бер: буыннарны, милләтләрне иҗат аша берләштерү, - ди ул. - Аның безнең фестивальне ачып җибәрүе һәм ябылу тантанасында катнашуы белән без горурланабыз!"
Ярты гасыр татар һәм башкорт сәхнәсен тоткан Фидан Гафаров матбугат конференциясендә катнашу өчен самолет белән Уфадан Казанга махсус килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк