Элвин Грей башын иеп гафу үтенә
Үз хатасын егетләр генә таный!
Үз хатасын егетләр генә таный!
Ул Яңавыл шәһәрендәге концерты вакытында килеп чыккан күңелсез хәл өчен тамашачысыннан гафу үтенгән. Апрель аенда социаль челтәрләрдә биредәге концертта динамик колонкалары өстенә утырып, көчкә сөйләшүче, хәтта сүгенүче җырчының видеосы таралды, ул халык тарафыннан бик каты тәнкыйтькә дучар булды.
Бу концертында Радик гаебен төзәтергә уйлаган. «Яңавыл, сезнең алда тирән гафу үтенәм. Теге «искиткеч» чыгышым өчен. Мин дөрес эшләмәгәнмен. Ләкин бу хәлдән соң мин Яңавылның бик кунакчыл икәнен беләм. Гафу итегез мине», – дигән ул, башын иеп.
«Үз гаебеңне танып, хаталарыңны төзәтә белгәч тә әйбәт», «Радик, башка алай кыланма, яме», – дигән аңа инстадуслары.
«Ул да кеше бит. Кем белән булмый инде андый хәлләр. Әллә ниләр майтаручы йолдызлар да бар. Җитмәсә, алар кылыкларын шулай булырга тиеш дип саный. Ә син молодец, ялгышканыңны беләсең», – дигән язма авторы белән килешмичә булмый.
Чыганак: Кызыл таң
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк