Elvin Greyны караклыкта гаепләгәннәр!
«Мин бит урламадым. Абыйлар үзләре ташлап киткәннәр!» – ди бичара.
Бер көнне әнием минем белән балачакта булган бер вакыйганы искә төшерде. Кыскача гына сөйлим:
«Радикка 11 яшьләр тирәсе иде, өйдә үзе генә күңелсезләнеп утырмасын өчен аны үзем белән стройкага алып бардым. Төшке аш вакытында эшчеләр бригадасы җыелышып ашарга китеп барды, сакчы үз урынында калды. Тирә як тыныч иде, улым да шунда уйнап калды.
Тиктормас малай эшчеләрнең эш урынын тикшерергә булган. «Ник әле монда бөтен әйбер аунап ята», – диеп барлык эш коралларын үз пакетына тутырып куйган, өстенә вак-төяк такталарны да тезгән. Үзенең «җитди» эшен тәмамлагач, безнең янга төшке аш ашарга килде. ⠀
«Булды, әни, мин үземә эш алдым, хәзер өйгә кайтам», – дип горурлык белән әйтә.
Төштән соң эш урынында югалган кораллар аркасында шау-шу кузгалган. Сакчы да тирә-якта чит кеше күрмәвен белдергән, бары тик соңыннан гына пакет тоткан малайны исенә төшергән.
Өйгә кайтсам, Радик пакеттагы эш коралларын җәеп салган да шатланып утыра...
«Мин бит урламадым. Абыйлар үзләре ташлап киткәннәр!» – ди бичара.
Әнисе Радикны ачуланмаган, икенче көнне эш коралларын хуҗаларына алып барып тапшырган. Шулай да Радик үзенең ялгышы өчен кечкенә генә җәзасын алды».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк