Логотип
Хәбәрләр

«Тотса Мәскәүләр якаң!» яки Фәрит Бикчәнтәев кабаттан Татарстанның Театр әһелләре берлеге рәисе итеп сайланды

9 февраль Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында менә шундый озын атамалы чара узды: “Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге (Бөтенроссия театр җәмгыяте)” – “Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсенең Х (XXIV) хисап-сайлау съезды. Үзебезчә, гадирәк итеп әйткәндә, Татарстанның Театр әһелләре берлеге рәисен һәм аның ярдәмчеләрен сайлау иде бу.

Иң элек, төп вакыйгалар, яңалыклар турында кыскача. Ни өчен кыскачамы? Чөнки иртәнге уннан кичке бишкәчә сузылган бу чараны мөмкин кадәр кыскарак һәм аңлаешлырак итеп тә уздырырга була иде, билгеле. Әмма формаль яклар, уставта каралган пунктларны үтәргә мәҗбүр булу съездның шулай көне буе диярлек узуына китерде. Бернишләтеп булмый, кабул ителгән кануннар, кагыйдәләр җиренә җиткереп үтәлергә тиеш. Кыска яза белмәсәң, өйрәнергә кирәк, дип үземнең артыма тибә-тибә башлап карыйм.

Сьезд. Фактлар.

Съездны Качалов театрының Башкарма директоры, сәнгать җитәкчесенең әдәби өлеш буенча ярдәмчесе Диләрә Хөсәенова алып барса, сәркатиб итеп Камал театрының әдәби бүлек мөдире Гөлшат Фәттахова билгеләнде. Инде шуннан соң рәсми өлеш башланды. Президиумда 2011 нче елдан бирле берлекне җитәкләүче, Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев, Диләрә Хөсәенова, Гөлшат Фәттаховадан кала, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы башлыгы Александр Терентьев, Россиянең Театр әһелләре берлеге үзәк иҗат комиссиясенең җаваплы сәркатибе Андрей Артемьев булды. Марат Әхмәтов, Александр Терентьев театрның ни дәрәҗәдә мөһим булуын, бу сәнгать өлкәсенең йогынтысы һәм көчен ассызыклап, съездның уңышлы үтүен теләп үз фатыйхаларын бирделәр.

Андрей Артемьев трибунага чыгып “нотык ” тоткач, ирексездән Тукайның “Тотса Мәскәүләр якаң!” шигыре искә төште. Артемьев әфәнде башта коры фактлар, эшчәнлеккә күзәтү кебек кенә башлаган сүзен, ахырда Татарстан Театр әһелләре берлеген инициативасыз булуда, эшчәнлекне тиешле дәрәҗәдә алып бармауда шелтә белдереп тәмамлады. Шөкер, Бикчәнтәев тә җавапсыз калмады. Ул, үз чиратында, Россиянең Театр әһелләре берлегенең җитәкчесе алмашыну, быел көз булачак гомумҗыенда яңа җитәкчелек тарафыннан куелачак максатларны көтү, ә аңа кадәр моңарчы эшләгән эшләр дәвам итәчәк, диде. Шулай ук, инициативаларның да булмавын инкярь итте. Дөресрәге, күп кенә тәкъдимнәрнең, кызганыч, чынга ашмый калуы сәбәпләре булу турында әйтте. Кыскасы, Фәрит Бикчәнтәев горур рәвештә, лаеклы җавап кайтарды.

Билгеле, берлек җитәкчесен яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлау алдыннан соңгы 5 ел эчендә Татарстан театр әһелләре берлеге тарафыннан оештырылган чаралар, проектлар турында сөйләнде. Шуннан соң гына, Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе итеп киләсе 5 елга Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссёры, берлекне моңа кадәр инде 4 тапкыр җитәкләгән Фәрит Бикчәнтәев сайланды. Бикчәнтәевның командасына түбәндәге кешеләр керде: Эдуард Баһаветдинов (Муса Җәлил исемендәге Казан дәүләт опера һәм балет театры директоры урынбасары), Илнур Гайниев (Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры), Илгиз Зәйниев (Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының һәм «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе), Олег Кинҗәгулов (Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе), Руфинә Таҗетдинова (Казан театр училищесы директоры), Эльмира Фәтхуллина (Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, Актерлар йорты директоры), Диләрә Хөсәенова (В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының башкарма директоры, сәнгать җитәкчесе ярдәмчесе), Гүзәл Шакирҗанова (Казан дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы).

Съезд. Шәхесләр

Съездның иң күңелле берничә өлешен аерып әйтергә була. Беренчесе – Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Радик Бариевның контроль-ревизион комиссиянең эше турында отчет бирүе, дөресрәге, проектлар, грандлар, хезмәт хаклары һ.б., һ.б. эшләр өчен тотылган акчаларны санавы, ә юк, укып күрсәтүе үтә дә кызык булды. Ахырга таба, шул саннарны укый-укый, Бариев арып та, туеп та китте бугай. Залдагылар да аңлап “вак саннарны укып торма” дип, киңәш итте. Радик әфәнде укыган ул саннарны монда искә алуның кирәген дә, мәгънәсен дә күрмим. Икенчесе – Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе урынына быел дәгъва кылган, “Созвездие-Йолдызлык”театры директоры Дмитрий Тумановның чыгышы булды. Моны кайберәүләр театр эчендә театр итеп кабул итте булса кирәк. Аның тәкъдимнәрен дәррәү кубып, кул чабып каршы алу теләктәшлек белдерү түгел, ә әлеге шоудан канәгать булып, кәеф күтәрергә бер сәбәп булды, дип утыру сыман иде. Ә бит чынлыкта Тумановның тәкъдимнәре, беренче карашка, гел яхшыга гына илтә торган кебек иде ләбаса. Ул артистларга фатир алганда льготалы ипотека булдыру, яңа премьерада уйнаган артистларны шушы спектакльне чыгаручы буларак (сценограф, режиссёр һ.б. иҗат төркеме кебек үк) автор түләүләре белән тәэмин итәргә, берлекнең вице-рәисе берәмлеген булдырырга (бу хәзер модада булган киңәшчеләр үрнәгендәме икән инде – авт.) тәкъдим итте. Тумановның үзенә генә хас энергетикасы, сөйләү манерасы, көчле тавышы күңелсез һәм бертөрлегә әйләнә башлаган съездны җанландырып җибәрде.

Съезд. Саннар.

Татарстан Театр әһелләре берлегендә 743 кеше.

Биш ел элек кенә бу сан 565 була.

180 делегат сайлана, быелгы съездга шуларның 157 се килә.

Соңгы 5 ел эчендә берлекнең 35 әгъзасы бакыйлыкка күчкән.

Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе вазыйфасына 2 кеше дәгъва калды: Фәрит Бикчәнтәев һәм Дмитрий Туманов.

Бикчәнтәев инде 15 ел берлекне җитәкли

118 тавыш өстенлек белән Фәрит Бикчәнтәев 4 нче тапкыр берлек рәисе итеп сайланды.

Аның киләсе 5 елга куйган кайбер планнары:

- Театр әһелләре берлеге кысаларында Аксакаллар советы, шулай ук Яшьләр бүлеген оештыру яхшы булыр иде; 

- Театр әһелләре берлеге үсешенә зур өлеш керткәннәр өчен Рәшидә Җиһаншина исемендәге премия булдыру.

Аллага тапшырып, алга! 

P.S. Ахыр чиктә, барыбер артык кыска килеп чыкмады бугай бу… 

Фото – Таңсылу Мостафина 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021