Логотип
Хәбәрләр

«Апуш»ка 4 яшь! «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең Туган көн бәйрәме үтте

2 март үткәрелгән бу бәйрәмдә сәләтле, тырыш, белемгә тартылучы балаларга һәръяклап ярдәм күрсәтүче әүһәтле кунаклар:Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да бар иде.

Мәртәбәле кунакларны апушлылар үзләренең гимннары белән сәламләде. «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова башлап сүз әйтте: 

«Студия эшчәнлеге 4 юнәлештә алып барыла: актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте (хореография, пластика, акробатика), вокал. Бүген тренинглар форматында 6 студия сезгә үзенең эшен тәкъдим итә»

«Сәйдәш»нең камерный залына кереп урнашкач та, студия шәкертләре һәм остазлары тартып-сузып тормыйча, осталыкларын, гадәти дәресләре ничек үтүне күрсәтә башлады.

Тренингларны «Апуш. Сәйдәш» студиясе башлады. Студиянең сәхнә теле буенча остазы, Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәлахова сәхнәгә чыгар алдыннан тавышны, тавыш ярыларын уяту мөһимлеген ассызыклап, сөйләм, сулыш аппараты эшчәнлегенә йогынты ясый торган үзе кызык, үзе авыр күнегүләр ясатты. Резедә Сәлахова: 

«Спортчы тормышы гел узыштан гына тормаган төсле, артистларның да тормышы спектакльдән генә тормый. Аның төп өлеше – репетицияләр, тренинглар. Һәр машинаны, һәр спортчыны башта җылыталар. Без дә артистларны, шәкертләрне җылытабыз» 

«Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче шәкертләр сәхнә хәрәкәте осталыгын күрсәтте, остазлары Резедә Муллагалиева. Әлеге студиянең күбрәк мюзикл юнәлешендә эш алып баруын искәртми булмый. Кем белә, бәлки нәкъ менә шушы студия Казанда күптән көтелгән музыкаль театрның башлангычы булып торыр? Шәкертләрнең хәрәкәтләре тере тавышка җырлау белән үрелеп барды. Гомумән, Мансур Мозаффаров исемендәге 18 нче санлы музыка мәктәбенең «Мозаффаров-band» музыка коллективы һәр чыгышны музыкаль яктан бизәп торды. 

«Апуш. Нәниләр» студиясе 4 яшьтән 8 яшькәчә балалар ике төркем балалар бик җитди әсәргә алынганнар булып чыкты. Остазлары, Татарстанның атказанган артисты Алсу Фәйзуллина вокал тренингын Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» әсәре белән бәйләргә булган. Нәни генә булуларына карамастан, шәкертләр вокал тренингы - распевканы да, әсәрне дә бишлелек күрсәттеләр! 

«Ленин» мәдәният йортында шөгыльләнүче «Апуш. Без» төркеме актерлык осталыгы дәресеннән өзек белән таныштырдылар. Студиянең остазы, Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева шәкертләрен Броун хәрәкәте белән дә хәрәкәтләндерде, төрле әсбаплар кулланып текст белән дә эшләделәр.

2024 нче елның көзендә генә ачылган яңа студия Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче шәкертләр “Кабартма” дип аталган яңа спектакль эскизын тәкъдим иттеләр. Әле чагыштырмача яңа җыелган булуларына карамастан, бу студия шәкертләре актерлык осталыгы буенча да, вокал ягыннан да килгән кунакларны сөендерде. Аларга уңышлар телик!

Үзләрен “Мәскәүски” дип атаучы “Московский” мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче шәкертләр әле яңа чыгарган “Тукай ярлыкагыл” спектакленнән өзек белән кунакларның да, матбугат чараларының тамагына төер утыртты... Остазлары – “Алтын битлек” иясе Булат Гатауллин.

Бәйрәмнең ахырында Марат Готыф улы “Апуш” театр студиясенә матур теләкләрен җиткерде: 

“Мин хәзер искиткеч халәттә, бик тирән кичерешләр белән. Сәхнәдәге күренешнең артында никадәр фидакарь хезмәт бар икәненә бүген инандым һәм бик гаҗәпләндем. Укытучыларыгызга бик зур рәхмәт! Аннан тагын бер нәрсәгә инандым: безнең милләтнең миллилек коды бик көчле икән! Шуңа да аерым рәхмәт, балалар, сезгә һәм әти-әниләрегезгә! Минем күңелемдә теләк бар: менә сезнең кебек шушындый студияләрне Яр Чаллыда, Түбән Камада, Әтнәдә дә булдырасым килә! Бөтен киләчәгебез, өметебез сездә! Ихластан котлыйм сезне!” 

Нинди туган көн тортсыз булсын инде?! «Апуш»ның 4 яшьлек туган көн бәйрәме ахырында да, балаларны сөендереп, зал уртасына зур торт чыкты. Әле алай гына да түгел, ахырда татарча дискәтүк тә оештырганнар! Шәкертләр махсус кунак, популяр җырчы Илнат Фәрхуллинга кушылып биеделәр, җырладылар.

Туган көнең котлы булсын, «Апуш» татар балалар театр студиясе! 

Фото – Таңсылу Мостафина

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021