Логотип
Хәбәрләр

«Әкият» курчак театрында «История кукольной мультипликашки» күргәзмәсе ачылды

2026 нчы елның гыйнварыннан маена кадәр «Синемаскоп» киностудиясе тарафыннан оештырылган «История кукольной мультипликашки» интерактив күргәзмәсе Россиянең 5 шәһәрен колачлаячак. Моңа кадәр экспонатлар инде Мәскәүдә булып өлгергән. Казаннан соң алар Уфа, Саранск, Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә тамашачыларны сөендерәчәк.

"Әкият" театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев күргәзмә турында: 

Бүген бирегә сәнгатькә, курчак театрына, гомумән курчакларга карата битараф булмаган кешеләр җыелган. Бу күргәзмә безгә бик якын, чөнки без курчаклар белән сәхнәдә уйныйбыз, ә монда алар мульфильмнарда төшә. Бердәнбер аерма - уен вакытында мультфильмдагы курчаклар артында кеше тормый. Бу күргәзмә безгә ниндидер яңалык ачар дип өметләнәбез. Балачакта яратып караган мультфильмнар ничек төшерелгәнлеге, аның ничек эшләнүе миңа чын мәгънәсендә кызык иде. Менә хәзер барысын да шушы күргәзмәдә күрербез. Безнең балалар үзләре өчен яңа дөнья ачар һәм кайберләре курчакларны "җанландыру" белән кызыксыныр дип өметләнәм. 

Күргәзмәне Казанга китерүчеләр хәзер яңа технологияләр, 3d анимация барлыкка килсә дә, барыбер курчаклар ярдәмендә анимация ясауга карата зур кызыксыну барлыгын ассызыклады. Аларның әйтүенчә, бүгенге көндә күпләр гел экранга гына текәлеп утырудан туеп, тере, якыннан күреп, бәлки хәтта тотып карый ала торган сәнгатькә тартыла. 

Күргәзмә ачылган көнне килгән кунакларга һәр макет янында туктап экскурсия үткәрелде. Макетлар хронологик тәртиптә төзелгән. Россиядәге иң беренче курчак мультфильмыннан алып бүгенге көнгәчә булганнарны эченә алган бу кызыклы күргәзмәдән балалар гына түгел, олылар да үзләре өчен күп кызыклы, файдалы мәгълүмат алып китәр дип уйлыйм. Мәсәлән, курчаклы анимациянең атасы булып исәпләнгән Владислав Старевич үзенең мультфильмында чын тараканнарны кулланган! Ул аларны тимерчыбыкка беркетеп хәрәкәтләндерә торган булган. Шушы мультфильмнан өзекне макет янында ук урнашкан кечкенә генә тартма аша карарга була. Күпләребезгә инде күптән билгеле булган, яратып каралган мультфильмнар белән беррәттән бүгенге көндә ясалучы курчаклы анимация үрнәкләре белән дә танышу бәхете тәти монда: "Варежка", Чебурашка һәм Гена исемле крокодил турында мультфильмнар циклы, "Гофманиада", "Трамвай 13", "Булгаковъ" мультфильмнарының макетлары тәкъдим ителгән. 

Күргәзмә 19 февральдән 9 марткача "Әкият" курчак театры фойесында була. Күреп өлгерегез!

Фото - Таңсылу Мостафина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021