«ElvinGrey» татарча «BLACK STAR» була алырмы?
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Радик Юльякшин катнашында пресс-конференция булып узды. Пресс-конференция 1 декабрьдә «ТАТНЕФТЬ-АРЕНА»да булачак концертка һәм «ElvinGrey» лейблының презент...
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Радик Юльякшин катнашында пресс-конференция булып узды. Пресс-конференция 1 декабрьдә «ТАТНЕФТЬ-АРЕНА»да булачак концертка һәм «ElvinGrey» лейблының презентациясенә багышланган иде. Бу лейбл үз канаты астына яшь, талантлы артистларны җыярга планлаштырыла, бу артистлар 1 декабрьдә узачак концертта халыкка тәкъдим ителәчәк. Әлегә аларның исемнәре сер булып саклана. Бүгенге пресс-конференциядә шуларның берсенең исеме әйтелде, ул ‒ Вильдан Шәмсетдинов, күпләргә VILLI буларак таныш яшь җырчы. Иң беренче чиратта аларның Радик белән тышкы кыяфәтләренең охшашлыкларына игътибар иттек, икесе дә күзлектән, прическалары да охшаган. Концертта шулай ук Гүзәл Уразова конфликты аша таныш Бабек Мамедрзаев та чыгыш ясаячак дигән хәбәр дә булды.
«ElvinGrey» лейблы астында җырчылар гына түгел, башка эшчәнлек тә алып барырга планлаштыралар, парфюмерия, кием бренды, рестораннар һ.б. Бу лейбл «BLACK STAR»ның копиясе булырмы дигән сорауга ачык кына җавап бирелмәде, «Бу эштә бернинди яңалык та юк. Моны инде күптән эшлиләр. Бу бренд астында без төрле әйбер эшли алабыз» ‒ дип җавап бирде. Продюсер Александр Слюсаренко «Без «BLACK STAR»дан яхшырак булачакбыз», дип өстәп куйды.
Мәкалә һәм фото авторы: Гөлшат Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк