Логотип
Хәбәрләр

Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills чемпионатына федераль казнадан 4,6 млрд сум акча каралган

Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills чемпионатына федераль бюджеттан 4,6 млрд сум акча күчереләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәт...

Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills чемпионатына федераль бюджеттан 4,6 млрд сум акча күчереләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисабында ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

«Икътисад һәм тормыш сыйфаты үсеше өчен илкүләм проектларны гамәлгә ашыру импульс булып тора. Ил Президенты киңкүләм бурычлар куя», - диде Хөкүмәт башлыгы. Ул илкүләм проектларга Татарстанда барлыгы 19,6 млрд сум акча бүлеп бирелүен әйтте.

Алексей Песошин Татарстанның 46 федераль проекта катнашуын билгеләп узды. Өч ел дәвамында аларны тормышка ашыру өчен 42 млрд сумнан артык бюджет акчасы юлланачак, шул исәптән 32 млрд сумга якыны – федераль казнадан.

15 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 2,6 млрд сумга якын акча кулланылган, бу барлык акчаның 13,3 процентын тәшкил итә. Хәзерге вакытта республика төбәк проектларын гамәлгә ашыруга 46 проектның 39ы буенча килешү төзелгән.

татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021