Фәрит Мөхәммәтшин Кемероводагы фаҗига сәбәпле кайгы уртаклашты

(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендәге фаҗига булу сәбәпле, Кемерово өлкәсе халкының кайгысын уртаклашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган фаҗига безнең йөрәкләргә кайгы авазы булып килеп керде. Һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу һәм хәсрәтегезне бүлешү сүзләрен җиткерүегезне сорыйм. Без сезнең белән бергә кайгырабыз”, - диелгән республика депутатлар корпусы исеменнән Кемерово өлкәсе халык депутатлары советы рәисе Алексей Синицын адресына юлланган телеграммада.
Алдан “Татар-информ” “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын чыгуын, анда кимендә 64 кеше һәлак булуын җиткергән иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 март 2023 - 11:16
-
22 март 2023 - 15:43
-
22 март 2023 - 10:02
-
20 март 2023 - 14:19
-
18 март 2023 - 14:21
-
17 март 2023 - 09:26
-
16 март 2023 - 16:40
-
16 март 2023 - 13:36
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте