Фәрит Мөхәммәтшин татар телен ирекле укытуга каршы чыгыш ясады

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, татар телен ирекле укыту җәмгыятьне икегә аерды һәм аны гамәлдән чыгарырга кирәк. ТАСС хәбәрчесенә биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде.

«Без тыю, чикләү юлы белән уртак фикергә килә алмавыбызны аңлыйбыз. Без Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, министр Ольга Васильева белән яңа Федераль белем бирү стандартларын гамәлгә кертү юнәлешендә эшлибез инде. Татар телен ирекле укытуны гамәлдән чыгарырга кирәк, чөнки ул рус һәм татар халкы арасында чөй какты», - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» әгъзалары алдында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, гамәлдәге Федераль белем бирү стандартлары (аның нигезендә Россия халыкларының милли телләре ирекле нигездә һәм ата-аналарның ризалыгы белән укытыла) «кыенлыклар тудыра» һәм республикада яшәүчеләрнең күбесендә «аңлашылмаучанлык китереп чыгара».

2017 елның көзендә ТР Дәүләт Советы депутатлары республика мәктәпләрендә татар телен атнасына ике сәгать укытуны яклап тавыш бирде. Укучылар дәресләргә ата-аналарның язма килешүе нигезендә ирекле рәвештә йөриячәк. Моңа кадәр төбәк мәктәпләрендә татар теле мәҗбүри укытыла иде. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1128
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мине алдау җиңел түгел!"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
275
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
668
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
679
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
656
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1150
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы