Фәнил Галиевның тууына 85 ел
Теләче төбәге хәбәрләре
Теләче төбәге талантларга бай як. XX гасырның атаклы кешеләре, академик Т.К. Сираҗетдиновны, Яхъя Абдуллинны, Равил Үтәбай – Кәримине, Татарстанның халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты – Фатих Хөснине, шул ук бүләккә лаек Мәхмүт Хәсәновны тудырган ул безнең як. Шулай ук танылган язучыларыбыз Мәхмүт Максуд, Габдулла Галиев, Рашат Низами, Нурислам Хәсәнов, Сәйдә Зыялы, Фәнил Галиев, Дания Гайнетдинова, Равиля Шайдуллиналар белән без чын күңелдән горурланабыз.
Июль аенда якташыбыз, язучы, хокук белгече Фәнил Галиевның тууына 85 ел булды.
Әлеге уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә якташ язучыбызга багышлап «Эзләр кала...» дип исемләнгән искә алу кичәсе узды. Очрашуга район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәит улы, озак еллар хакимият органнарында эшләгән, хәзерге вакытта «Ак барс» банкының Теләче районындагы офисы җитәкчесе Мортазин Фидәил Габделәхәт улы, Фәнил Ислам улының тормыш иптәше Равия ханым, «Йөзек кашы» әдәбият-сәнгать иҗат берләшмәсе членнары, китапханәчеләр, гомумән, китап сөючеләр җыелды. Чараны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Җирлекара китапханә директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы алып барды. Язучының әсәрләре турында «Йөзек кашы» әдәбият-сәнгать иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы, үзе дә берничә китап авторы Нурания Гыйльметдинова эчтәлекле чыгыш ясады. Шулай ук искә алу мизгелләрендә чыгыш ясаган кунакларыбыз да якташыбыз турындагы якты хәтирәләре белән уртаклаштылар.
Якташ язучыбызның әсәрләрен киң катлам китап укучыларга җиткерү, аның исемен мәңгеләштерү максатыннан Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан, Фәнил Галиевның 85 еллыгына багышлап 2024 елның 20 апреленнән 20 июленә кадәр «Фәнил Галиев – күпкырлы шәхес» дип аталган Төбәкара буктрейлерлар бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгедә катнашучылар язучының иҗатын өйрәнеп, әсәрләрен укып, башкаларны да аның әсәрләрен укырга кызыксындырырлык итеп видеоязмалар әзерләп китапханәбезгә юлладылар.
Әлеге бәйгедә барлыгы 21, районыбыздан 17 кеше, Түбән Камадан – 2, Балтачтан – 1, Ютазы районыннан – 1 кеше катнашты. Бәйгедә җиңү яулаган видеоязмалар кичәне тагын да җанландырып җибәрде.
Чара барышында Фәнил Галиевның әсәрләрен Равил Насыйбуллин, Наилә Садыкова, Елена Фатыйхованың сәнгатьле итеп башкарулары, Сиринә Гатиятова, Нурания Гыйльметдинованың матур җырлары, талантлы музыканыбыз, мультиинструменталист Ильяс Фархуллинның курай һәм кубыз моңнары һәркемнең күңеленә хуш килде.
Кичә ахырында Фәнил Исламовичның тормыш иптәше Равия ханым истәлек-хәтирәләре белән уртаклашты. Язучының тууына 85 ел тулуга багышлап Мәскәүнең «Вече» нәшрияты бастырып чыгарган «Искать убийцу», «По следам призрака» китапларын укучыларга тәкъдим итте.
Гөлшат Яхина,
Теләче үзәк китапханәсенең китап бирү бүлеге мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
-
Бездән җыр - сездән видео!
-
«Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале
Комментарий юк