Логотип
Хәбәрләр

Май ахырында Камал театрында һәм Тинчурин театрында премьералар көтелә!

Камал театры Фатих Әмирханның «Тигезсезләр»ен куйса, тинчуринлылар Уильям Шекспирның «Отелло»сын куярга алынган.

Булачак премьералар турында күбрәк белим дип ике театрның да сайтын ачтым. Тинчурин театры сайтында «Отелло» спектакле турында русча да, татарча да мәгълүмат бирелсә, Камал театры сайтында «Тигезсезләр» буенча рус телендә генә мәгълүмат таптым. Театрларның сайтларында язылган мәгълүмат сезнең хозурга.

Тинчурин театры:

«Отелло» спектакле — Уильям Шекспир трагедиясе буенча яңа куелыш. Әсәр 1604 елда язылган. Сюжет нигезендә көнчеллектән күзләрен кан баскан, хатыны Дездемона хыянәт итә дигәнгә ышанып, аны үтергән талантлы полководец Отелло тарихы ята.

Тинчурин театрында әлеге мәшһүр пьеса яңача укыла һәм тамашачыларга мәхәббәт һәм тугрылык турындагы спектакль буларак тәкъдим ителә. Вакыйгалар фаҗига белән тәмамлануга карамастан, сәхнәләрнең шактый өлеше ирония, гротеск белән сугарылган һәм нечкә мәгънә уйнатуга корылган. Чөнки театр классик текстны реконструкцияләми, ә мәхәббәт, көнчелек һәм хыянәтнең бөек тарихын заманча караш, ягъни бүгенге көн призмасы аша, тулы абсурд, каршылыклар һәм эмоциональ нәзбереклек белән бәян итә.

Музыка, бию һәм пластик күренешләр спектакльгә аеруча тәэсирлелек бирә, алар вагыйгалар агышының мөһим өлешенә әверелә. Хәрәкәт, ритм һәм сәхнә энергетикасы аша геройлар үз хисләрен сүзләрдәге кебек үк ачык итеп ачалар, күп катламлы һәм эмоциональ бай театраль тамаша тудыралар.

Габдулла Шамуков тәрҗемәсе

Спектакльне Резедә Фазлыева алып бара.

Спектакльнең премьерасы 2026 елның  26 маенда була.

Автор — Уильям Шекспир

Режиссер — Александр КРЫМОВ

Сценограф һәм костюмнар буенча рәссам — Дарья ЗДИТОВЕЦКАЯ

Ут кую буенча рәссам — Андрей ЛЕБЕДЬ

Пластика буенча режиссер — Римма САРКИСЯН

Видео буенча рәссам — Ярослав РОЖИН

 

Камал театры:

Описание спектакля

Драму «Неравные» Фатих Амирхан написал в 1914 году. Напечатана она была в 1915-м как отдельная книга, иллюстрированная фотографиями спектакля труппы «Сайяр», премьера которого прошла на сцене Нового клуба 9 февраля 1915 года (второе обращение датируется 1920-м годом).

Более 100 лет назад вышли на подмостки татарского театра герои пьесы с авторским подзаголовком «Новые люди». Современники отмечали смысловое и стилистическое совершенство текста, а некоторые позволяли себе и критику, говоря о показанном «блестящем обмане».

Обширной истории постановок пьеса не имеет. Возможно потому, что спор представителей старой и новой буржуазии в поздние исторические эпохи не был уже так актуален, как горяч он был в пору первой русской революции, спровоцировавшей колоссальный подъем национального самосознания, активизацию политической, общественной и культурной жизни, мечты о самоопределении. 
Но чеховская интонация и перекличка с «Чайкой» великого русского драматурга-новатора с «пятью пудами любви» и полемикой между представителями интеллигенции о новом и старом искусстве ставят пьесу Фатиха Амирхана из жизни татарского общества в период глобальных перемен в один ряд с достижениями мировой драматургии.

В год 140-летнего юбилея Ф. Амирхана и 120-летия татарского театрального искусства пьеса возвращается на сцену наследника «Сайяр» - камаловского театра. Авторы новой версии истории о прогрессе и традициях, любви и предназначении, национальной идее и отказе от корней будут размышлять о новых людях начала 20-го века и авторском послании потомкам.

Тинчурин театрында «Отелло» спектакленең премьерасы 26, 27 май көннәрендә көтелә. 

Камал театрында «Тигезсезләр» спектакленең премьерасы 29, 30, 31 май булачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021