Логотип
Хәбәрләр

Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Казан Яшь тамашачы театры көне узачак!

20 майда Казан Яшь тамашачы театры дусларын Актерлар йортында җыячак. Чара Актерлар йорты тарафыннан оештырылган «Сцена без границ/ Чиксез сәхнә» марафоны кысаларында уза. Бу марафон Россия Федерациясе театр әһелләре берлегенең 150 еллыгы һәм Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортының 85 еллыгына багышлана. Шушы чарага багышланган матбугат очрашуында бу марафон республиканың һәр театры өчен Актерлар йортында ачык ишекләр көне үткәрү мөмкинлеге була, дип хәбәр иттеләр. Әлеге марафон аша тамашачылар театр дөньясы, аның кешеләре белән якыннанрак таныша алачак.

20 нче май 11:00-20:00 сәгатьләрдә алдан язылып килгән кунакларны кызыклы, бай программа көтә. Программага спектакльләр күрсәтү дә, коллективтан мастер-класслар да, иҗади очрашулар да кергән:

11:00 | бэби-спектакль «Воробьишко»;

12:00 | «Бал. Бесы» (режиссёр Туфан Имаметдинов) спектакленең видеоязмасын карау һәм әдәби бүлек мөдире Ләйсән Фәизова белән фикер алышу; 

12:45 / 13:15 | театраль грим буенча рәссам-гримёрлар Марина Естафьева һәм Юлия Рахманюктан мастер-класс; 

13:00 | Дарья Бикшеева сәхнә теле буенча мастер-класс;

13:30 | спектакль-променад «Лёгкий человек»;

14:15 | театрның баш режиссёры Радион Букаев белән иҗади очрашу;

15:15 | Татарстанның халык артисты Гүзәл Шакирҗановадан «Работа с голосом, вокал с элементами актёрского мастерства» дип аталган мастер-класс;

16:00 | «Театралка» һәм «Ихлас» студияләре һәм остазлар Юрий Блинов, Блия Выборновадан биюле-музыкаль импровизацияләр киче;

16:30 | Татарстанның атказанган артисты Павел Густовтан актерлык осталыгы буенча мастер-класс;

18:30 | театр артистларыннан «Разговор о любви» дип аталган язгы концерт. 

Мастер-классларда катнашучыларга икенче аяк киеме алып килергә кирәк була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021