Хәбәрләр
Февральдә казанлыларны өч ял көне көтә
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). Февральдә Россиядә яшәүчеләр өч көн ял итәчәк. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – эшләми торган бәйрәм көне булып...
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). Февральдә Россиядә яшәүчеләр өч көн ял итәчәк. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – эшләми торган бәйрәм көне булып тора.
Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек эш атнасында 23, 24 һәм 25 февраль ял көннәре булачак. 22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк