Фидан Гафаров Elvin Grey турында: «Кагылмагыз ул балага…»
Гастрольләр вакытында артистлар көтелмәгән вакыйгаларга еш очрый. Популяр артист Радик Юльякшин да андыйлардан калышмый. Күптән түгел җырчының Азнакайда узган концерты вакытында мәдәният йортында шарт...
Гастрольләр вакытында артистлар көтелмәгән вакыйгаларга еш очрый. Популяр артист Радик Юльякшин да андыйлардан калышмый. Күптән түгел җырчының Азнакайда узган концерты вакытында мәдәният йортында шартлаткыч матдә булу куркынычы аркасында бинадагы халык эвакуацияләнде. Бәхеткә каршы, бу ялган хәбәр булып чыкты һәм тиз арада концерт дәвам иттерелде. Бу вакыйга кемнеңдер шаяртуымы, әллә инде Elvin Greyга аяк чалырга теләүчеләр эшеме? Билгесез...
Дөрестән дә, 9 меңлек стадионнар җыеп концерт куйганнан соң бу егет тирәсендә каршылыклы фикерләр саны артты. Үз тарафына яуган тәкыйть сүзләренә карата мөнәсәбәтен болай дип белдерә җырчы: «Тәнкыйтьләсеннәр. Иң мөһииме халык тыңларга килә икән – димәк без дөрес юлда. Сөйләүчеләр күп булыр ул, артистлар арасында бигрәк тә. Үз эшеңне эшләп тик йөрергә кирәк».
Бу урында Башкортстанның атказанган артисты Фидан Гафаровның Радикны яклап әйткән сүзләре искә төшә: «Кагылмагыз ул балага, үзенең сәнгате белән халыкны җәлеп итә икән, димәк 21 гасыр өчен ул кирәк». Башкача әйтеп тә булмый.
Социаль челтәрләрдә дә Радикны тәнкыйтьләүчеләр шактый. «Бер көнлек кенә җырчы», «бүген бар, иртәгә юк» кебек сүзләргә дә җырчы игътибар итмәвен әйтте.
Автор: А.Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк