Филүс Каһиров: «Америкага барып кайтканнан соң, айга менеп төшәргә дә риза»
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның АКШта һәм Канадада узган гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе үтте. Биредә артист үзе, аның т...
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның АКШта һәм Канадада узган гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе үтте.
Биредә артист үзе, аның тормыш иптәше Эльмира Каһирова, һәм иҗатташ дуслары Рөстәм Рәхмәтуллин, Татьяна һәм Ренат Мифтаховлар катнашты.
Конференция кунаклары ерак сәфәрләрдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты, чит ил тамашачысына татар милли көйләре тансык булуын искәртте. 3 атнага сузылган гастрольләр вакытында артист үзенең командасы белән Канаданың Торонто шәһәрендә һәм АКШның Питтсбург, Вашингтон, Нью-йорк, Майами шәһәрләрендә милләтәшләребез өчен чыгыш ясаган.
Әйтергә кирәк, Филүс Каһиров – беренчеләрдән булып чит ил шәһәрләренә зур гастрольләр белән чыгарга батырчылык иткән артист. «Акча мәсьәләсе безне иң соңгы чиратта кызыксындыра иде. Бары тик шушы идея белән яндык», – дип сөйләде Филүс Каһировның тормыш иптәше һәм концертларын оештыручы Эльмира Каһирова.
Хәзер инде татар эстрадасы өчен Америкага «юл ачылды» дисәк тә була. Хәтта журналистларның «алдагы елларда башка илләрне яуларга ниятегез бармы» дигән сорауга да «Америкага барып кайтканнан соң айга да менеп төшәргә риза», – дип җавап кайтарды Филүс.
Текст һәм фото: А.Габдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк