Филүс Каһиров бүген Алматыда
(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген, 25 гыйнвар көнне, «Рухани Жанғыру» программасы кысаларында Җамбыл исемендәге Казах дәүләт филармониясенең Концертлар залында Татар музыкасы концерты узачак...
(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген, 25 гыйнвар көнне, «Рухани Жанғыру» программасы кысаларында Җамбыл исемендәге Казах дәүләт филармониясенең Концертлар залында Татар музыкасы концерты узачак. Концертта Татарстанның танылган җырчысы Филүс Каһиров та катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы оештырган әлеге чарада Казах дәүләт филармониясенең Нуржан Байбусынов җитәкчелегендәге зур симфоник оркестры катнашачак.
Концертта “Астана Опера” солисты, Казахстан Республикасының атказанган артисткасы Майрә Мөхәммәткызы чыгыш ясаячак.
Кичәдә Казахстанда туган һәм эшләгән татар сәнгатькәрләренең, аерым алганда, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин һәм башка композиторларның әсәрләре яңгыраячак.
Исегезгә төшерәбез: Татар музыкасы концерты бүген, 25 гыйнварда, 19.00 сәгатьтә Алматы шәһәренең Җамбыла исемендәге Казахстан дәүләт филармониясе Концерт залында узачак. Ул шәһәрнең Калдаяков урамындагы 35нче йортында урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк