Логотип
Хәбәрләр

Филолог Айрат Галимҗанов Нәүрүз бәйрәменең онытылмавын тели

(Казан, 19 март, "Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова) “Гыйлем” проекты ике атнага бер тапкыр КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Хәлбүки” дип исемләнгән лекторий оештыра. Чираттагысы...

(Казан, 19 март, "Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова) “Гыйлем” проекты ике атнага бер тапкыр КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Хәлбүки” дип исемләнгән лекторий оештыра. Чираттагысы төрки халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолаларына багышланды. Лекторийда шагыйрь, тәрҗемәче, язучы, филолог Айрат Галимҗанов Нәүрүз бәйрәмен кабат тормыш-көнкүрешкә кайтару өчен нәтиҗәле эшләргә кирәклеген әйтте.

Айрат Галимҗанов Нәүрүз бәйрәменең онытылмавын тели. “Соңгы елларда этнограф һәм фольклорчыларның тырышлыгы белән бу бәйрәм хакында халыктан байтак мәгълүмат тупланды. Шулар нигезендә аны милли йола бәйрәме буларак кабат тормыш-көнкүрешкә кайтару буенча нәтиҗәле эшләргә кирәк. Шул чакта гына яшьләр үткәннәрне онытмас”, - ди ул.

“Төрки халыкларның милли бәйрәмнәре, йола уеннары, гореф-гадәтләре бик күп. Төрки халыклар бүгенге көндә бер берсенән сөйләм теле, аерым гореф-гадәтләре, мәдәни һәм сәяси дөньялары белән аерылып тора. Шулай да охшаш якларын да күрергә мөмкин. Төрки халыкларның борын-борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүз бәйрәме. Бәйрәмнең исеменә килгәндә, фарсыча “ноу” - яңа, “руз” көн дигән мәгънәне белдерә. Ул төрки һәм көнчыгыш халыкларында Яңа елны каршылау бәйрәме буларак уздырылган. Нәүрүз көнчыгыш календаре буенча мартның 21-22 нче көнендә, ягъни көн белән төннең тигезләшкән көнендә үткәрелгән. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларны төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар бергә җыелып, төрле уеннар уйнап, йомырка җыйганнар, ботка ашаганнар. Бу күренеш сөрән сугу дип аталган. Яшьләр бергә җыелып, уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кызны Нәүрүз итеп сайлаганнар”, - дип сөйләде Айрат Галимҗанов.

Бәйрәм көнне ногай татарлары “тоьгерек”, “узун”, “коьшемеке” биюләрен башкарганнар. Кубыз, сыбызгы,думбыра уен коралларында уйнаганнар.

Аксакаллар Нәүрүз бәйрәме көнне “халык муллыкта яшәсен”, “тормышыбыз якты булсын”, “барлык началыклар да җир астына төшеп китсен”, дип теләгәннәр.

Айрат Галимҗанов 2006 елда “Төрки халыкларның бәйрәмнәре” дигән китап чыгарды.Китапта Нәүрүз бәйрәменең тарихы, күңелле уеннары тасвирланган.

Белешмә өчен: Айрат Галимҗанов 1962 елда Казанда туып үскән. Чувашстан Язучылар берлеге әгъзасы. Шагыйрь, тәрҗемәче. Төрки дөнья турындагы мәкаләләре Татарстан, Марий-Эл, Чувашстан, Алания-Осетиядәге газета-журналларда дөнья күргән. 

татар-информ

Фото: Расих Фасхутдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк