Филүс Каһиров – «Башкортстанның атказанган артисты»!
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров «Башкортстанның атказанган артисты» исеменә лаек булды. Бу хакта Башкортстан Башлыгының мәдәният буенча киңәшчесе Радик Юльякшин хәбәр итә.
Филүс Каһиров «Башкортстанның атказанган артисты» исеменә лаек булды. Бу хакта Башкортстан Башлыгының мәдәният буенча киңәшчесе Радик Юльякшин хәбәр итә.
«Филүсне югары дәрәҗәле исем алуы белән котлыйм һәм иҗади уңышлар телим!» – дип яза ул инстаграм сәхифәсендә.
Узган атнада Иркәнең дә Башкортстанның атказанган артисты исемен алуы билгеле булды. Шул исәптән тамашачылар фикерләрен белдерәләр.
«Филүс бу исемгә лаеклы, молодец. Ә Иркәгә ни өчен бу исем бирелде соң? Грейның туенда җырлаган өченме?;
«Бөтен дусларына исем биреп бетерде инде. Ләкин Филүс моңа чыннан да лаек!»;
«Вәт ичмасам, дөрес. Филүс бик талантлы җырчы», – дип язалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк