Фирдүс Тямаев: «Ир-атлардан чүпрәк ясамагыз!»
«Безне тәмле ашатып, матур киендереп, бозау урынына түгел, баһадир урынына күреп, хөрмәт итеп, яратып, матур гына яшәтегез әле, зинһар, хатын-кызлар», – дип сәхнәдән гүзәл затларга мөрәҗәгать итте артист.
Карантин чикләүләре киметелгәч, республикада актив концертлар сезоны башланды. Шушы көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзенең өр-яңа концерт программасы белән башкалабызның «Уникс» залын гөрләтте.
Артистның тамаша вакытында Илсөя Бәдретдинова сүзләренә җавап итеп, ирләрне яклап әйткән сүзләре күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер.
«Мин мужикларны яклыйм. Минем концерт – чын ирләр концерты. Мин кызларга гел әйтәм: «Бездән, ир-атлардан чүпрәк ясамагыз. Ир итеп, хөрмәт итеп, яратып яшәгез безне», – дип. Бездә бит гел ир-ат гаепле. Ир-ат салгалый, ир-ат акча алып кайтмый, ир-ат ял саен балыкка китә, ир-ат чәчәкләр бүләк итми. Хайванга тиңлиләр инде безне хатын-кызлар. Җенем котыра минем шул әйбергә.
Без никахлашкач, әни Резидәне чакырып алды да: «Балам, Фирдүснең характеры җиңелләрдән түгел, әмма аның белән торырга була. Кызым, ир-ат тормышында ике тәрбия уза. Берсе – ана тәрбиясе, икенчесе – хатын тәрбиясе. Мин улымны хәлемнән килгәнчә тәрбияләдем, калганы – синең эш. Бер күлмәкне ай буе юмасаң да кия ул, һәр көнне юсаң да кия. Ирнең язмышы хатын кулында», – диде.
Әни дөрес сүз сөйли ул. Безне тәмле ашатып, матур киендереп, бозау урынына түгел, баһадир урынына күреп, хөрмәт итеп, яратып, матур гына яшәтегез әле, зинһар, хатын-кызлар», – дип сәхнәдән гүзәл затларга мөрәҗәгать итте артист.
Тулырак: intertat.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк