Логотип
Хәбәрләр

Юрий Чуктиев: «Кеше юкка гына тумый»

Татарстанның халык артисты Юрий Чуктиев белән әңгәмә «Сәхнә» журналының апрель санында.

– Сез инде 30 ел курчак театрында. 50 яшьлек юбилей килеп җиткәнне сизмәгәнсездер дә? 50 яшь үткәнгә борылып карап нәтиҗәләр ясый торган чак.

– Вакыт бара инде ул. Вакыт барса да, сәламәтлек булгач, эшләргә кирәк. Иң беренче чиратта, безнең яшәешнең мәгънәсе гаиләдә. Гаиләгә җиткерергә, балаларны башлы–күзле итәргә кирәк. Ике кызым, бер малаем үсеп килә. Үземне бәхетле дип саныйм. Башкалар төсле үк, мин дә шушы якты дөньяга билгеле бер миссия үтәргә килгәнмен. Кеше юкка гына тумый.

 Сезнең миссия нидән гыйбарәт?

– Язмыш шушы һөнәрне алып курчак театрында эшләргә, театрга килгән балаларны тәрбияләргә насыйп иткән.

 Сез моны тәрбия дип кабул итәсез, әйеме? Кайбер артистлар моны эш дип кенә атый. «Театр тәрбия бирү урыны түгел. Тәрбия алырга теләсәләр мәктәпкә барсыннар» дип әйткән артистларны да ишеткән бар.

– Әлбәттә, тәрбия. Балаларда без театрга йөрү культурасы, сөйләшү культурасы, спектакль карау культурасы булдырабыз. Баланың уй-фикерләре инде 1–2 яшьтән үк формалаша башлый. Илгиз Газинур улы килгәч (Илгиз Зәйниев 2019 нчы елдан «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе – авт.) яңа караш, яңа сулыш белән эшләп киттек. Вакыт үзгәрә бит. Элек мәктәпләр, балалар бакчаларында уйный идек. Хәзер инде без иң кечкенәләргә дә, олылар аудиториясе өчен дә уйныйбыз. Илгиз Зәйниев бик акыллы, фантазияле шәхес, ул төрле яшьтәге аудитория өчен спектакльләр куя башлады.

Фото Юрий Чуктиевның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021