Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театрында Зөлфәт Хәким концерты узды

23 апрель Тинчурин театрының Зур залына композитор, җырчы, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким иҗатына битараф булмаганнар җыелган иде.

Ни гаҗәп, концерт җырдан түгел, ә театральләштерелгән өзектән башланды. Әйтергә кирәк, Зөлфәт әфәнденең тормыш юлын тасвирлаган шундый театраль өзекләр кичәнең буеннан-буена җырлар белән алышынып барды. Әйтерсең лә, шул рәвешле сценаристлар Зөлфәт Хәкимнең тормышы театр белән дә турыдан-туры бәйле булуны күрсәтте. Күпләр аны җырчы, композитор буларак кына түгел, ә бихисап сәхнә әсәрләре авторы буларак та белә. 

Вакыйгалар Зөлфәт Хәкимнең балачагыннан: аның әле яшьли Битлз төркемен тыңлап рухлануы, дуслары котыртуга ияреп әбисенең үлемтек акчасын урлап гитара алырга теләве һәм бу эшнең барып чыкмавы; әбисенең аңа гитара алып бирүе; яшьтәшләре белән бергә гади генә радиоалгычтан электрогитарада уйнар өчен җайланма ясавыннан башланып китте. Бу күренешләрне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының яшь артистлары, әби ролен Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина башкарды. Шушы өзекләр аша тамашачы әлеге шәхеснең Казанга килгәч Филармониягә урнашуын; инде берникадәр танылуга ирешкәч тә торыр урыны булмауны, шуның аркасында Милли китапханәдә каравылчы булып эшләвен белде. Күпләр өчен бу яңалык иде булса кирәк...

Зөлфәт Хәким сәхнәгә чыккан саен аның җырлавына, җырларына сусаган тамашачы артистны кул чабып каршы алды. Җырчы үзе генә җырлап калмыйча, концертка берсеннән-берсе чибәр, үзенчәлекле тавышлары белән башкалардан аерылып торган сылу җырчы кызлар – Сәидә Мөхәммәтҗанова, Ильвина, Энҗе Егорова, Татьяна Ефремова, Гөлназ Асаеваны да чакырган иде. Кызлар авторның җырларына хилафлык китермичә, үзгәртүләр кертмичә 

матур башкарды. Ләкин тыңлаучылар әлеге бәйрәмнең сәбәпчесе чыкканда гына чын-чынлап сөенеп, аның һәр чыгышын алкышлар белән каршы алды. Зөлфәт Хәкимнең җырлавын тыңлау, аны сәхнәдә күрү һәркемгә тансык иде. 

Драматургның Габдулла Тукай премиясенә лаек булган әсәре – “Телсез күке”дән өзек белән Татарстанның халык артистлары Рамил Төхвәтуллин белән Олег Фазылҗанов чыгыш ясау бәйрәмнең үзгә бизәге булды. 

Концертның буеннан-буена сәхнәдә Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр уйнады. 

Ахырда Зөлфәт Хәким тамашачыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте: “Зур рәхмәт! Матур кешеләр сез. Булдыра алганча тырыштык. Сез булмасагыз, бу кичә булмас иде”, - дип тамашачылар белән саубуллашты. 

Фото - Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021