Логотип
Хәбәрләр

Камал театрында Г.Тукай тууына 140 ел тулуга багышланган «Татар сүзе – Тукай сүзе» театральләштерелгән телевизион концерт узды

Татар сүзе бәйгесендә 5 ел эчендә Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә катнашып җиңү яулаучылар «Татар сүзе – Тукай сүзе» концертында кабат очрашты. Алар Камал театрының көнчыгыш залында Тукай язган һәм Тукайга багышланган шигырьләрне сөйләде.

Әсәрләр Тукайның балачагыннан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек хронологик тәртиптә төзелгән иде. "Апуш" татар балалар театр студиясе шәкертләренең диалоглары "Татар сүзе" җиңүчеләренең чыгышлары һәм халык җырлары белән үрелеп барды. Концерт "Туган тел"не күмәк җырлау белән төгәлләнде. Әлеге чараның видеоязмасын 26 нчы апрель – Тукай туган көндә телевизор экраннары аша күреп булачак. 

Башкортстаннан Ринат Каюмов ("Татар сүзе"нең 2025 нче елда 18 яшьтән өлкәннәр арасында җиңүче) бу телевизион проектта катнашуы турында хисләре белән уртаклашты: 

"Габдулла Тукайның "Китмибез" шигырен сайладым. 1907 нче елда Тукай бу шигырьне илнең сәяси вәзгыятенә протест буларак язган. Мин бу концертта катнашуыма бик сөенәм. "Татар сүзе" ярдәме белән минем өчен хәзер Татарстан белән Башкортстан арасында юлга тузан кунмый, гел ике арада йөреп торам. 2025 нче елның августында шушы бәйгенең финалисты буларак съёмкага килдем, аннары сентябрьдә финал концерты узды, соңыннан Казанда үткән башка бәйгеләрдә дә үземне сыный башладым", - диде ул. 

2022 нче елда «Татар сүзе» халыкара телевизион бәйгесенең «Професионаллар» категориясендә 2 нче урынга лаек булган актёр, Татарстанның атказанган артисты Артём Пискунов та әлеге чара турында фикере белән бүлеште:

"Бу чара миндә зур горурлык хисләре уята. Татар телен оныттырмаска, балалар аны сеңдереп, телгә карата позитив фикердә булсынга, телне яшәтергә, татар телендә сөйләшергә этәрү өчен мөһим проект бу. Телне саклау, үстерүгә юнәлгән кайбер проектлар шундый зур планнар белән башланып китә дә, аннары сүрелә. "Татар сүзе" үз кыйбласын югалтмый. Әле тагын күп еллар татарларны һәм башка тугандаш милләт вәкилләрен дә берләштереп торыр", - диде. 

"Без Тукай телендә үскән балалар. Бүген Тукай рухы белән яшибез. Милләтебезгә лаеклы хезмәт итик, телебезне саклыйк, аның кыйбласына тугрылыклы булыйк. Иҗатына гасырдан артык вакыт үткән, әмма ул бер дә күгәрмәгән, искермәгән, һаман заманча. Аның фикерләре бөтен чорга да туры килә. Тукай иҗаты белән тирәнрәк танышкан саен, үзеңә гел яңа әйбер ача барасың. Гади генә шигырьләр кебек, ә тормышның бөтен сорауларына да аның иҗатында җавап бар. "Тукай - ул безнең рухи кыйблабыз", - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Туган телләр комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов. 

"Мин бик дулкынландым. Безнең шундый матур балалар бар икән. Милләтебез зәгыйфь түгел, Тукай байрагын кулларга тотып, киләчәккә алып бара торган буыннар бар бездә. Менә бу – 5 еллык бәйгенең төп нәтиҗәсе”, - дип сөенүен җиткерде “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов

 

Концерт турында “ШАЯН ТВ” телеканалының башкарма директоры-баш мөхәрриренең беренче урынбасары Роза Әдиятуллина да үз фикерләре белән бүлеште: 

 

"Әлеге концерт махсус бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууга 140 ел тулуга багышланган. Шунысы кызык: бу концертта “Татар сүзе” бәйгесендә 5 ел дәвамында җиңү яулаган иң-иңнәр катнаша һәм алар үз осталыкларын Галиәсгар Камал театрының мәһабәт бинасында күрсәтә. Габдулла Тукай шигырьләренә нигезләнгән үзенчәлекле, театральләшкән тамаша әзерләдек. Бу шундый үзенчәлекле проект, моны хәтта эксперимент дип атасак та була. “Апуш”лар, “ШАЯН ТВ” телеканалы, бәйгенең төрле еллардагы җиңүчеләре әле кайчан тагын шулай җыелыр иде икән? Эшләү бик кызыклы булды, чөнки Татарстаныбыз балалары, яшүсмерләре бик оста, сәләтле”, - диде ул. 

 

Катнашучылар: Татарстанның халык артистлары Фәнис Җиһанша һәм Алинә Шәрипҗанова, Татарстанның атказанган артистлары Илнур Закиров һәм Артем Пискунов, «ШАЯН ТВ» алып баручылары, «Апуш» татар балалар театр студиясе, «Сәйлән» фестивале һәм халыкара бәйгеләр җиңүчеләре Рөстәм Хөсәенов һәм Амелия Феофанова, И.В. Әүхәдиев ис. Казан шәһәре музыка көллиятенең Татар вокаль ансамбле (җитәкчесе Илүзә Вәлиуллова),“Татар сүзе” бәйгесендә төрле елларда җиңү яулаган катнашучылар. 

 

Концерт “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә эшләнде.

 

Концертның иҗат төркеме: 

сценарий авторы – Альберт Шакиров, 

режиссёры – Алия Фәйзрахманова, 

музыкаль бизәлеш – Рәсим Ильясов җитәкчелегендә “Казан нуры” оркестры.

Фото - Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021