Фирүзә Ибатуллина: «Вакыт дәваламый, буш сүзләр болар»
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булуына инде 3 елга якын вакыт узды. Күренекле шәхесне, яраткан җырчыбызны ягалту татар халкы шактый авыр кичерде.
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булуына инде 3 елга якын вакыт узды. Яраткан җырчыбызны ягалту татар халкы шактый авыр кичерде.
Газиз кешеләрен югалтуын җырчының гаиләсе тагын да авыррак кичерә. Бу күтәрәлмәслек кайгы булып гаиләнең иңбашларына төшә. Бертуган сеңлесе Фирүзә Ибатуллинаның апасын искә алмыйча бер көне дә узмый. Үзенең хис-кичерешләре белән ул инстаграм сәхифәсендә еш уртаклаша.
Берничә көн элек урнаштырылган язмасы да нәкъ күренекле шәхесебез турында. «Үз-үзеңе юатып та, алдап та булмый шул. Вакыт дәваламый, буш сүзләр болар. Ничек син аның белән бер җылы кочакта назланып, иркәләнеп үс тә, көн-төн димичә, юк кына шатлыклар да, кечкенә борчуны да бер-беребезгә житкер дә шуны онытырга мөмкин? Киләчәккә якты хыяллар төзе дә, ял итү, чит илләргә сәяхәт, балаларыбызның туйларын да бергәләп үткәрү, кирәк чакта ярдәм итү, кысып кочаклап: «Әле дә син бар минем алтыным», – дип назлап дәшүне бер мизгел эчен дә юкка чыгарасың? Күкрәгеңнән җанны суырып алып бәргән кебек бит ул! Баштан үткәргәннәр мине аңлар.
Телефон шалтыраса да, смслар килсә дә, капка төбенә машина килеп туктаса да, ишек алдыннан гөрләшеп кеше керсә дә син, син кайтырсың да: «Шундый сагындым, апай, алтыным», – дип кочагыма ташланырсың кебек бит һаман. Акылым аңлый, йөрәгем кабул итми. Бик тиздән икебезнең дә матур юбилей җитә бит, Апау!..
Ничек онытасың, ничек онытырсың?! Ярты йөрәгемне, жанның тынычлыгын, тормышның ямен алып киттең, Апау. Кояшым! Әрнегән чакларымда сине үземнең урынга куеп карыйм. Син дә мин кичергәннәрне кичер иде. Синең хакың юк иде, Апа, мине калдырырга юк иде, юк иде. Бөтен җирдә син, җырларың, фотосурәтләрең... Бу хәл бик рәхәт тә, бик әрнүле, авыр да...», – дип яза ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарийлар
0
0
Гомер уза рэхэттэ Дэ михнэттэ Дэ ун ел узсада вакыт уз сэгате тэгэри Дэ тэгэри эммэ яраларны вакыт тазартмый ости генэ бара!
0
0