Гөлнара Абитова: «Минем персонаж кичерешләрен беркемгә дә кичерергә язмасын»
Кариев театры артисткасы Татарстанның атказанган артисткасы Гөлнара Абитова «Ут чәчәге» мелодрамасында төп рольне башкара. Ул наркоман кыз Мәликәнең әнисе – Миләүшә Бариевна. Үз роле турында артист:...
Кариев театры артисткасы Татарстанның атказанган артисткасы Гөлнара Абитова «Ут чәчәге» мелодрамасында төп рольне башкара. Ул наркоман кыз Мәликәнең әнисе – Миләүшә Бариевна.
Үз роле турында артист:
«Безнең репертуарда әле мондый спектакльнең булганы юк иде. Бу образга керү минем өчен катлаулы булды дип әйтмәс идем. Әмма бизнес-леди буларак түгел, ә шундый трагедик юлга баскан кызның әнисе буларак әлеге авыр халәтне кичерү үзе бер драма. Мин балама берни белән дә ярдәм итә алмыйм бит. Ата-аналар эш дип, акча дип балаларны онытырга тиеш түгел. Алар һәрвакыт контроль астында булырга тиеш. Минем персонаж кичерешләрен беркемгә дә кичерергә язмасын».
Чыганак: Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк