Гөлназ Сәфәрова: «Сораулар бирмәгез, зинһар, бернәрсә дә булмый»
Гөлназ Сәфәрова үзенең чәчкә ясый торган яраткан маскасы белән уртаклашты. Белүебезчә, Гөлназ мунча керергә ярата. Анда ул тәненә, чәченә төрле кремнар, маскалар сыларга ярата икән. «00:45. Җиңел Пар...
Гөлназ Сәфәрова үзенең чәчкә ясый торган яраткан маскасы белән уртаклашты. Белүебезчә, Гөлназ мунча керергә ярата. Анда ул тәненә, чәченә төрле кремнар, маскалар сыларга ярата икән.
«00:45. Җиңел Пар белән. Мине гел «төндә мунча керергә ярамый» дип куркыта торалар, ә мин керә торам. Мунчада сылыйсы, чәчкә тидерәсе маскаларны сатып алырга гына димәгән, менә минем яраткан чәч маскасы рецептын теркәп куегыз (сохраняйте), исегездә калдырыгыз һәм рәхәтләнеп кулланыгыз. Бер авырлыгы да юк:
?1 Аш кашыгы горчица
?2 йомырка сарысы
?1 стакан майлы (обезжиренный түгел) кефир.
Бу 3 позицияне бергә кушасыз, әйбәтләп болгатасыз да, чәчкә тидереп, башны полиэтилен һәм сөлге белән урап 1 сәг. йөрисез.Мин шулай мунчага кереп утырам. Ай дәвамында, иренмичә, атнасына бер эшләсәгез - нәтиҗәсен күрерсез: чәчләр ныгый, тиз үсә башлый. Бу маска чәчләрне тукландыра һәм үстерә☝?.
P.S ‒ «ә масканы 1 сәг. урынына 1 сәг.10 минутка кадәр калдырсам нәрсә була?» ише сораулар бирмәгез зинһар, бернәрсә дә булмый, хет 3 сәг.тотыгыз. Мин шулай эшлим дә. Ә сез нинди шәп рецептлар беләсез, әйдәгез, бүлешегез», дип яза ул.
Автор: Г.Шарапова
Фото: saffarka
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк