Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова Илдар Хакимовның серен чиште

Популяр җырчы, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова яшь вакытларын искә ала. Җырчы үзенең Инстаграм тасмасына сөекле ире Илдар Хәкимов белән мотоциклга утырып төшкән фото урнаштырды. Әлеге сурәт а...

Популяр җырчы, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова яшь вакытларын искә ала. Җырчы үзенең Инстаграм тасмасына сөекле ире Илдар Хәкимов белән мотоциклга утырып төшкән фото урнаштырды. Әлеге сурәт астына ул: «Бу фото үсмер чакны, матайларда егетләр җилдергән мизгелләрне хәтергә төшерә...» – дип язып куйган. Шул уңайдан җырчы ире Илдар Хәкимовның кайчандыр клубта DJ булып эшләгәнен искә ала. Авыл клубында матур кызларны кассетадан яңгыраган бию көйләренә биетә торган булган гаилә башлыгы.

Гүзәлгә дискотека бик сирәк эләккән. Таләпчән әтисеннән аны дус кызлары сорап алып чыгып китә торган булган. Хәтта 5 минутка соңга калу да 1 айлык «карантин» җәзасына китергән!

Ә хәзер исә Гүзәл Уразова үзе дә яшүсмер кызы Эллариның әнисе буларак, яраткан тамашачысына киңәш сорап мөрәҗәгать итә. «Хәзер Эллариның шундый вакыты: ахирәтләре белән кич йөрисе, кафе-киноларга барасы килә. Тик... Куркыта. Зур шәһәр, ул дә әле бәләкәй кебек. Нишләргә?» – дип уйлана Инстаграм челтәрендә җырчы.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @guzelurazova

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бу фото үсмер чакны, матайларда егетләр җилдергән мизгелләрне хәтергә төшерә... Ә сез белә идегезме, Ильдар кайчандыр DJ булып эшләгән ? Авыл клубында матур кызларга матур бию көйләре куйган) Плей-листны көн буе туплаган. Кассетаны ручка белән әйләндереп, җырны әзерләп куйган. Бер җыр уйнаганда, башка кассетаны әйләндерә торган... В общем, Ильдар крутил кассеты, ә кызлар танцевали в режиме нон-стоп ? Мине дискотекаларга атнасына бер һәм аз вакытка гына чыгара иделәр. Әти бик таләпчән булды. Кызлар минем янга килеп, әтидән сорап алып китә иделәр. Максимум - 3 сәгать. 5 минутка гына да соңга калсаң, аннары "карантин" - 1 ай буе дискотека күрмисең. Хәзер Эллариның шундый вакыты: ахирәтләре белән кич йөрисе, кафе-киноларга барасы килә. Тик... Куркыта. Зур шәһәр, ул дә әле бәләкәй кебек. Нишләргә? ?‍♀ #ильдархакимов #гузельуразова

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк