Логотип
Хәбәрләр

Гадәти булмаган сәбәп Илназ Гариповның концертына "нокта куйган"

Кичә Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Илназ Гариповның зур концерты буласы иде - булмады. Чөнки һава торышы Татарстанда үз "сольный концертын" бирде. Ә Илназны юлга чыгармаганнар....

Кичә Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Илназ Гариповның зур концерты буласы иде - булмады. Чөнки һава торышы Татарстанда үз "сольный концертын" бирде. Ә Илназны юлга чыгармаганнар.
“Трасса ябык булганлыктан, ЮХИДИ инспекторы микроавтобуска төялгән төркемебезне юлга чыгарудан баш тартты. Концерт "яна", халык көтә дип ничек кенә үгетләмәдек, булмады. Бу инспектор үз эшенә тугры кеше булып чыкты, - дип аңлатты килеп туган хәлне җырчы Матбугат. ру хәбәрчесенә. - Хәлебезгә кергән тамашачыбызга рәхмәт инде, аңладылар. Гомумән тамашачыларыма сокланам, алар белән горурланам: яшәргә яратып яши торган халык. Ә Чаллыдагы концерт, Алла боерса, 8 апрель көнне булачак. Буран-давылларына үч итеп”, - дип сөйләде Матбугат.руга Илназ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк