Логотип
Хәбәрләр

Гаиләсендә тәртип сала алмаган кешенең илдән тәртип сорарга хакы юк – Салават Фәтхетдинов

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов илдәге тәртип гаиләдән башлана дигән фикердә. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” хәбәрчесенә сайлау учас...

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов илдәге тәртип гаиләдән башлана дигән фикердә. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” хәбәрчесенә сайлау участогында тавыш биргәннән соң әйтте.

Искәртеп үтик, Салават Фәтхетдинов бүген хатыны Ләйсән ханым белән Казан шәһәренең 389нчы сайлау участогында тавыш бирде.

“Без милләткә, телгә кагылышлы яки башка мәсьәләдә проблема килеп туса, һәрвакыт гаеплене эзлибез. Миңа калса, гаепне һәр кеше үзеннән эзләргә тиеш. Гаиләсендә тәртип сала алмаган ата-ана тәртипне илдән сорарга тиеш түгел. Үз йортыңда ике яки өч балаң белән тәртип сала алмаган кешенең илдән тәртип сорарга хакы юк. Һәр татар кешесе, ата-ана, милләткә, телгә кагышлышлы тәрбия белән өйдә шөгыльләнергә тиеш. Өйдә тәртип була икән, илдә дә була”, – диде җырчы.

Салават Фәтхетдинов тәртипсезлекнең демократия сүзен дөрес аңламаудан килеп чыгуын да искәртеп үтте.

“Демократия ни теләсәң шуны акырырга, кычкырырга дигән сүз түгел ул. Демократия ул – мәгънәле, эшкә яраклы, файдалы киңәш әйтүдә. Дошманыңа, көндәшеңә кычкыру, аны ямьсезләү – берничек тә демократия түгел. Гади мисал, телефон, гаджетлар. Бу – замана чире. Әлеге дә баягы бар тәрбия гаиләгә әйләнеп кайта. Улым 16 яшькә җитте, бала-чага сыман көнгә бер тапкыр, шул телефон аркасында “разборка”. Ул аралашыр өчен, кайсыбер яңалыкларны карар өчен кирәк. Хәзер бит кеше шулчаклы телефон белән мавыкты, хәтта машинада рулен ташлап, кая барганын белмичә, шуны карап бара. Миңа калса, 100 авариянең 90 проценты шул телефон аркасында дип уйлыйм. Контрольсез әйбер һәрвакытта файда китерми. Бу – минем иң яраткан темаларымның берсе. Телефон чире – барысы да гаиләдә контроль булмаудан. Әгәр гаиләдә аңлату эшләре барса, өйдә тәртип булса, илдә дә булачак. Ата-ана баласының кайда, кем белән йөрүен белми икән, илдән тәртип сорарга хакы юк", – диде халык артисты.

Исегезгә төшерик, Салават Фәтхетдинов бүген Россия Президенты сайлауларына хатыны Ләйсән ханым белән килгәч “Татар-информ”га сайлауларда катнашуының төп ике моментын әйтте.

татар-информ

Фото: Чулпан Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк